Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ТР буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәләренең коронавирус инфекциясе таралу куркынычы шартларындагы эше

Редакциягә Татарстан Республикасы буенча Эчке Эшләр Министрлыгы Дәүләт куркынычсызлык инспекциясе идарәсеннән хат килде.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәләрендә гражданнарны һәм хезмәткәрләрне коронавирус инфекциясе таралудан саклауга юнәлдерелгән өстәмә чаралар күрелгән.

ЮХИДИ бүлекчәләрендә гражданнарның күпләп җыелуын булдырмау максатыннан чыгып, транспорт чараларын теркәү, имтихан үткәрү һәм машина йөртү таныклыкларын бирү (алмаштыру) буенча дәүләт хезмәтләре бары тик алдан язылу буенча гына күрсәтелә. WWW.GOSUSLUGI.RU

 Транспорт чарасының,  аның конструкциясенә кертелгән үзгәрешләрнең куркынычсызлык таләпләренә туры килүе турында таныклыклар, шулай ук куркыныч йөкләр ташуга транспорт чараларын кертү буенча таныклыклар бирү буенча дәүләт хезмәтләре Дәүләт автоинспекциясенең рәсми сайтында күрсәтелгән бүлекчәләрнең телефоннарына алдан язылу буенча башкарылачак

Административ хокук бозулар турындагы эшләрне карау һәм юл-транспорт һәлакәтләре фактлары буенча административ хокук бозулар турындагы эшләрне карау дәүләт автоинспекциясенең территориаль бүлекчәләрен билгеләнгән көн һәм вакыт эчендә кабул итү тәрәзләрендә узачак.

Юл-транспорт һәлакәтендә катнашучы автомобильчеләр «европротокол»буенча юл-транспорт һәлакәтләрен мөстәкыйль рәвештә рәсмиләштерә алалар.

"Европротокол" дан файдаланырга мөмкин,

әгәр дә: ЮТҺ ике автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә булса; - машина йөртүчеләрнең, җәяүлеләрнең, пассажирларның тормышына һәм сәламәтлегенә зыян китермәсә; - юл-транспорт һәлакәтендә катнашучыларның автомобильләреннән тыш, башка милеккә зыян килмәсә; - юл-транспорт һәлакәте вакытында һәр машина йөртүченең җаваплылыгы ОСАГО килешүе буенча иминиятләнсә, ул нәкъ менә ТСГА карата төзелгән.

Юл-транспорт һәлакәтләрендә катнашучыларның юл-транспорт һәлакәтләренә, шулай ук автомобильләрнең характерына һәм исемлегенә карата каршылыклары булмаса.

Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә юл-транспорт һәлакәтләрен теркәү үзәкләре бар, алар гадәти режимда эшли.

Хөрмәтле юл хәрәкәтендә катнашучылар! Профилактик чаралар һәм шәхси куркынычсызлык чараларын үтәү турында исегезгә төшерәбез. Кабул ителгән карарга аңлап каравыгызны сорыйбыз!

С.Мингатина фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X