Әтнә таңы

ТР Прокуратурасының армиягә чакырылудан качу очракларын тикшерү нәтиҗәләре билгеле булды

2019 елда күзәтчелек ведомствосы хезмәткәрләре хәрби хезмәт турындагы законны һәм призывны әзерләү буенча Инструкцияне бозуның 210 очрагын ачыклаган.

ТР Прокуратурасының хәрби хезмәткә чакырылудан качу очракларын тикшерү нәтиҗәләре билгеле булды. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе вазыйфаларын башкаручы Руслан Бариев сөйләде.

Әйтик, узган елның язында 3321 кеше армия сафларына чакырылган (2018 елның язында — 3179). 2019 елның көзендә 3511 татарстанлы хезмәт итәргә китте (2018 елның көзендә-3484 кеше)

Прокуратура мәгълүматларына караганда, Татарстан районнары һәм шәһәрләре башкарма комитетлары, хәрби комиссариат бүлекләре хокук саклау органнары хезмәткәрләре һәм медиклар белән берлектә, 2018-2019 елларда Татарстан Республикасы хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе җитәкчелегендә оешкан төстә үткәрелгән.

"Шәһәр һәм район прокуратураларының җирле үзидарә органнарының, эчке эшләр органнарының, хәрби комиссариатның һәм чакырылыш комиссияләренең Хәрби бурыч турындагы законнарны үтәүләрен күзәтүне көчәйтү, шулай ук күрсәтелгән законнарны үтәгәндә коррупциягә каршы тору буенча чаралар күрүен күрсәтте", — дип аңлатты Руслан Бариев.

2019 елда прокурорлар хәрби бурыч һәм хәрби хезмәткә чакыруны оештыру буенча Инструкцияне бозуның 210 очрагын ачыклаган. 114 кеше дисциплинар җаваплылыкка тартылган, тагын өч вазыйфаи зат административ җаваплылыкка тартылган. Сүз уңаеннан, 2018 елда шундый 256 хокук бозу очрагы ачыкланган.

Моннан тыш, 2019 елда ТР Тикшерү комитеты армиядән качып йөргән өчен 28 җинаять эше кузгаткан.

Әйтик, Казанның 26 яшьлек кешесенә карата җинаять эше кузгатылган, ул әле 2016 елда ук чакырылырга тиеш булган, әмма армиядән качып калган. Җинаятьчене тапканнар, суд аны 15 мең сумга штрафка тарткан.

Хәзерге вакытта Татарстан прокурорлары бу юнәлеш буенча көчәйтелгән эшләвен дәвам итәләр

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, 2019 елның декабрендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Прокуратурасына көзге чакырылыш чорында татарстанлыларны хезмәттән азат итүнең барлык очракларын тикшерергә һәм аларга хокукый бәя бирергә кушты.

https://www.tatar-inform.ru/news/incident/31-01-2020/stali-izvestny-rezultaty-proverki-prokuratury-rt-sluchaev-ukloneniya-ot-prizyva-5719920

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: