Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Уяулык та, саклану да бик мөһим

Район администрациясе каршында эшләп килгән террорчылыкка каршы комиссиянең чираттагы утырышы узды.

Соңгы вакытларда йөрәк өзгеч террорчылык актлары турында еш ишетәбез. Керчь­тагы колледжда булган җан өшеткеч вакыйга, әле дә һәркайсыбызның күз алдында. Шуңа күрә дә бу хакта кабат-кабат сөйләшү бервакытта да урынсыз түгел. Комиссия утырышында да Керчьта булган вакыйгалардан соң нәтиҗә ясау һәм дә профилактикау турында сүз алып барылды.
Утырыш барышында район мәгариф бүлеге җитәкчесе Ленар Га­рипов, полиция бүлеге җитәкчесе Ленар Минһаҗевның  чыгышлары тыңланды. Район прокуроры ярдәмчесе Марат Газизов тикшерүләр барышында ниләр эшләнеп җитмәгәнгә басым ясады. Булган кимчелекләргә тукталды.
Бүгенге көндә районыбызның күп кенә объект­ларында төрле саклану җиһазлары куелган. Әлбәттә, болар бер-ике көндә генә башкарыла торган эшләр түгел. Тик шунысын әйтергә кирәк, соңгы елларда район мәктәпләрендә, балалар бакчаларында, социаль объектларда бик күп эшләр башкарылган. Комиссияне алып барган район башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Нуриев тә моңа басым ясап: “Соңгы берничә елда бик күп эшләр башкарылды. Җитешсезлекләр дә юк түгел, аларны төзәтү өстендә эшлибез. Эшләгән кешедә һәрвакыт кимчелек була инде ул. Берни эшләмәүчедә генә берни дә юк”, – диде.
Утырышта авыл хуҗалыгы техникумы директоры Айрат Каюмов та үзләрен борчыган мәсьәләләргә тукталды. Бары бергәләп эшләгәндә генә нинди дә булса уңай нәтиҗәгә ирешергә мөмкинлеген әйтте.
Кызганыч, соңгы елда террорчылык белән бәйле вакыйгалар еш кабатланып тора. Шуңа күрә дә әлеге вакыйгалар бездән еракта, дип кул кушырып утырырга ярамый. Һәрвакыт уяу булыр­га кирәк. Битарафлык бервакытта да юньлегә илтми.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X