Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Узган тәүлек эчендә Татарстанда 20 кеше коронавирус йоктырган

Пандемия башланганнан бирле республикада коронавирус инфекциясе белән зарарлануның 6900 очрагы теркәлгән.

Татарстанда узган тәүлек эчендә Covid-19 инфекциясе белән зарарлануның егерме очрагы теркәлгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Узган тәүлектә республикада яңа коронавирус инфекциясенең 20 яңа очрагы теркәлде. Шулай итеп, Татарстан Республикасында 6900 очрак ачыкланды», — дип хәбәр итте спикер.

Авдонина сүзләренә караганда, тәүлек эчендә коронавируска 5345 ПЦР-тест үткәрелгән. Авырулар белән элемтәгә кергән 737 кешене медицина хезмәткәрләре күзәтеп тора.

Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков, Covid-19 инфекциясеннән узган тәүлектә республиканың 15 кешесе терелде, дип өстәде. 

 Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/16-09-2020/uzgan-t-lek-echend-tatarstanda-20-keshe-koronavirus-yoktyrgan-5771838

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев