Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 23 яңа очрагы ачыкланган

Коронавирус инфекциясе тарала башлаганнан бирле Татарстанда 6558 авыру очрагы теркәлде.

 Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясенең 23 яңа очрагы теркәлгән. Аларның берсе — читтән килгән, калганнары контакт юлы белән йоккан. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Ике кеше хастаханәдә, 21 кеше өйдә дәвалана», — диделәр матбугат хезмәтендә.

Авыручыларның иң күбе 18-30 яшькә кадәргеләр арасында 1 кеше, 30-50 яшьлекләр арасында — 11 кеше, 50-60 яшьлекләр 5 кеше һәм 60-70 яшьлекләр 5 кеше, 70-80 яшьлекләр арасында 1 кеше.

Казанда — 11, Саба районында — 3, Буа районында — 2 очрак ачыкланган. Әлмәт, Балтач, Биектау, Яшел Үзән, Кайбыч, Түбән Кама һәм Теләче районнарында берешәр очрак табылган.

14 сентябрьгә булган мәгълүматларга караганда, республикада коронавирус инфекциясенең 6858 очрагы ачыкланган, алар арасыннан 5651 кеше дәваланып терелгән, шул исәптән 15 кеше узган тәүлектә терелгән.

 Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/14-09-2020/uzgan-t-lekt-tatarstanda-koronavirusny-22-ya-a-ochragy-achyklangan-5771290

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев