Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Владимир Путин Премьер-министр белән бер самолетта очмау кагыйдәсе турында сөйләде

Россия Федерациясе Президенты Премьер-министр Михаил Мишустинның авыруы аңа нинди йогынты ясаганын аңлатты.

Россия Президенты Владимир Путин үзе өчен Премьер-министр белән бер самолетта очмаска дигән кагыйдә керткән. Бу хакта дәүләт башлыгы «Россия 1» телеканалы эфирында Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин кичергән Covid-19 авыруы турында аңлатканда сөйләде.

«<…> Президент һәм Премьер-министр беркайчан да бер самолетта очмый һәм хәтта бер үк вакытта <…> төрле самолетларда очмый. Чөнки бездә илдәге хәлләр өчен аерым җаваплылык», — дип билгеләп үтте ул «Мәскәү. Кремль. Путин»тапшыруы барышында.

Билгеле бер вазгыятькә карата, Мишустинның авыруы турында мәгълүмат алганнан соң, ул «саклык белән эшләргә һәм үз эш графигын тиешенчә төзергә тиеш идем», — диде.

Президент, кешеләр белән аралашырга яратуын ассызыклады, әмма коронавирус пандемиясе шартлары режимны үзгәртүне таләп иткән.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/politics/28-06-2020/vladimir-putin-premier-ministr-bel-n-ber-samoletta-ochmau-kagyyd-se-turynda-s-yl-de-5752788

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев