Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ябынчы авылы зиратында – өмә

3 июнь көнне Әтнә районы Ябынчы авылы зиратында чираттагы өмә узды.

    Мәртәбәле Шиһаб хәзрәт туган авылда өмәләр инде өченче ел рәттән шушы авылдан чыккан кешеләр инициативасы һәм Комыргуҗа авыл җирлеге ярдәме белән башкарыла. Авылда кыш көне яшәүче юк инде, ә җәен бакча тотучылар белән берлектә 39 хуҗалык көн итә. Комыргуҗа  җирлеге Ябынчыда туган кешеләр белән берлектә авылны төзекләндереп тота

Зиратта өмә ясауның төп максаты - зират эчен агачлардан арындыру, әйләнәсен койма белән әйләндереп алу. Соңгысы инде 50 % ка башкарылган. Әйтергә кирәк, финанс яктан бу коймаларны төзекләндерү үзара салым программасына нигезләнгән.  Ябынчылылар да ел саен зират әйләнәсен яңартырга акча җыеша,  акчаны Комыргуҗа авыл җирлегенә илтеп тапшыра. Зират өмәсендәге эшне башлап йөрүчеләр:  Әтнәдән Латыйпова Талия һәм Казаннан Валиуллина Майсәрә.  Талия апа оештыру эшләрен үз өстенә алса, Майсәрә апа финанс мәсьәләләрен төгәл итеп алып бара.

    Әйткәнемчә, инде 3 ел дәвамында, елга ике-өч тапкыр өмә үткәрелә. Елның-елында өмәдә катнашып кына түгел, катнашучыларны үзләренең инструментлары, пычкылары белән тәэмин итүчеләрне санап үтүне бурычым дип саныйм. Алар Ябынчы авылыннан чыккан Галимжанов Айрат, Баһавиев Харис абыйның уллары, кызлары, Исмәгыйлев Габделхак уллары Рәис, Радик, Габдрахманов Мидехәт балалары, Гәлиәхмәтовлар нәселе, Хөрмәтов Данис (Ябынчы авылы кияве), башлап йөрүчеләрнең берсе Илдар абый, Хәбибуллин Наил, Яруллин Дамир һәм башкалар.

  Безнең, өмәдә катнашучыларның,  Комыргуҗа авыл җирлеге башлыгы  Әнәс Абдулла улы Хәкимовка, “Шахтер”  хуҗалыгы җитәкчесе Айназ Габделәхәт  улы  Хәкимовка  да рәхмәтебез зур. Техника белән өзеклек булмады, тракторчы  егетләр дә сынатмады.  Барлык авыл халкы исеменнән рәхмәт аларга. Изге Рамазан айларында эшләгән изгелекләрегезнең савабы меңе белән кайтсын, бакыйлыктагыларның рухлары шат булсын.

Фәридә Хәсәнова,

Яңа Әтнә авылы.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев