Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Якташыбыздан күчтәнәч

Якташыбыз, дустыбыз Марсель Шараповтан чираттагы "шигъри күчтәнәч"не тәкъдим итәбез. Әлеге шигырь"Күңел бәлзәме" дип атала.

Сагындыра, юксындыра
Сабый чак хатирәсе.
Бер мизгелгә шул чакларны
Ничекләр кайтарасы!

Кайда эчкерсез бәйрәмнәр
Кунакларга йөрешү,
Ихлас ачык йөзләр белән
Куллар биреп күрешү!

Кайларда учак янында
Таңга кадәр гапьләшү,
Гармун тартып, җырлар сузып,
Эч серләрен сөйләшү!

Адым саен сәүдәгәрләр
Читтән кайткан товар сата.
Бик күп хәзер затлы кием,
Бизәнергә кершән, май да,
Тик кайда соң күңелләрне
Күркәм итәр бәлзәм, кайда?!?
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев