Ялгышу

Туксанны куган Әминә карчык ялгыша башлады. Олыгайган әнисен шәһәргә үз янына карарга алган кызы Рәзинә башта ни уйларга да белмәсә дә, тора-бара аның ялгыш ычкынган сүзләреннән хикмәт таба башлады.
-Курчагым минем, Рәзинәкәем, егыла күрмә. Сикермә, бәбекәчем... Колынчыгым минем...
Кырыс холыклы әнисеннән беркайчан да мондый иркә, ягымлы сүзләрне ишетмәгән Рәзинә авызын ачып тын калды. "Колынчыгым..." Их, әнекәй, нигә вакытында әйтмәдең икән бу сүзләрне? Үскән чакта, наз җитмәгән чакта..."
-Тимә миңа, әти. Сукма миңа... Салма мине, зинһар, базга. Мин куркам... Анда күселәр бар...
Монысы инде биш яшьлек чагына кайткан Әминә үги әтисенә ялвара иде. Рәзинә, йөзенә курку кергән әнисен чак тынычландырып, тагын уйга калды. Үги әтисен гел яхшы яктан искә алган карчыкның балачагы бер дә җиңел булмаган бит... Шулай да, үзен каккан-суккан үги әтисен кичерә белгән...
-Йолдызкайның сөте бүген әз. Киң Ялан печәне тимәгән моңа...
Гомере буена сыер сауган Әминә менә тагын "сыер сава"...
Карчыкның иң курыккан халәтен - картлыкның җиңел акыллылыгын - бирде никтер аңа Ходай гомер азагында.
Бала акылы кергән Әминә әбинең, күрәсең, зиһенендәге ниндидер йозак үзеннән-үзе ачылды. Беренче карашка акылсыз күренгән сүзләрдә дә ниндидер мәгънә ята иде. Хәлен белешергә килгән өч улын таныганда таныды, танымаганда юк. Иркә-иркә сүзләр әйтеп, андыйга өйрәнмәгән улларын аптыратып бетерде. "Эх, әнкәй... Кая инде сиңа безне кочып, иркәләп үстерү! Без уянганчы таңнан торып фермага сыер саварга йөгердең... Көндез җигелеп йортыбызны тарттың... Кич тагын фермага... Балаларың ачлы-туклы үсмәсеннәр дип тырыштың. Баштан сыйпарга да вакытың булмады, иркәләү түгел. Менә инде әйтеп кал бар әйтәсе сүзеңне..." ачынып уйлады Рәзинә, әнисенә карап.
-Әгүзе билләһи...
Әминә карчык догаларын гына бер дә ялгышмыйча, дөрес укый. Чөнки гомере буена Аллага ышанып, таянып яшәгән карчыкның алар канына сеңгән. .
-Монда муллалар бармы соң мине күмәргә?, - кинәт сорады Әминә карчык кызыннан.
Мондый сорауны көтмәгән Рәзинә, бераз югалып калса да, йөзенә борчылуын чыгармыйча гына:
-Әни, ни сөйлисең? Яшик әле бераз икәүләшеп. Өлгерерсең анда барырга, - диде.
- Раббәнә әтинә фиддүн.., - дисбесен тартты әнисе. - Рәхмәт, сөйкемлем, сиңа барысы өчен дә.
Көндезге аш әзерләп йөргән Рәзинә кухнядан чыгуга, үз урынында яткан Әминә карчык, гәүдә-кулын дөресләп куеп, үз-үзенә ясин чыгып ята иде...
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
20 апрель 2021 - 19:13Кер юу машинасына ни өчен аш серкәсе салалар? Кайбер оста хуҗабикәләр кер юа торган машинага аш серкәсе сала. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.8700
-
20 апрель 2021 - 17:05Сәхәр ашамыйча гына уразага керергә ярыймы? Узган ел Рамазан аенда бирелгән бер сорауны тәкъдим итәргә телибез.7100
-
20 апрель 2021 - 16:08Укытучының хезмэте дәрестән башлана Бүген Күәм урта мәктәбе базасында яшь укытучылар өчен "Укытучының хезмэте дәрестән башлана” темасына фәнни-практик семинар уздырылды.10400
-
20 апрель 2021 - 15:15Рөстәм Миңнеханов: Донорлар көне – кеше гомерен бушлай саклаучылар бәйрәме 20 апрельдә Россиядә мөһим социаль бәйрәмнәрнең берсе – Илкүләм донорлар көне билгеләп үтелә.4800
-
20 апрель 2021 - 14:12Татарстанда узган тәүлектә тагын 30 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган Пандемия башланганнан алып республикада 20 098 кеше коронавирус йоктырган, 17 021 кеше терелгән.4900
-
20 апрель 2021 - 13:15Бөек Җиңүнең 76 еллыгына Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм инвалидларына акчалата түләү каралган Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе Бөек Ватан сугышында җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан акчалар түләүгә кереште.6800
-
20 апрель 2021 - 12:03Ачык ишекләр көне узды 17 апрель көнне Г. Тукай исемендәге техникумда ачык ишекләр көне булып узды.11500
-
20 апрель 2021 - 10:10Олы Мәңгәр мәктәбендә "Умырзая чәчәге көне" узды Олы Мәңгәр мәктәбендә гадәти булмаган бәйрәм -"Умырзая чәчәге көне" уздырылды.7400
-
19 апрель 2021 - 19:05Күңгәр мәдәният йортында спектакль куйдылар Күңгәр мәдәният йортында "Фәрештә" спектаклен сәхнәгә куйдылар.14401
-
7 апрель 2021 - 08:56Аккошлар кайтты
-
23 декабрь 2020 - 10:02Яруллина Рамина, 8 яшь
-
23 декабрь 2020 - 10:02Сираҗиева Әдилә, 7 яшь
-
13 апрель 2021 - 08:00Татарстанның авыл халкы 10 млн сумлык бушлай үсентеләр һәм орлыклар алачак Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы инициативасы белән авыл халкын яшелчә культуралары орлыклары белән тәэмин итү программасына 10 млн сум акча бүлеп бирү турында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан карар кабул ителде.18700
-
12 апрель 2021 - 15:33Әтнә районы хуҗалыклары яхшы әзерлек күрсәттеләр Татарстан Республикасында язгы кыр эшләренә керештеләр.22400
-
18 апрель 2021 - 16:40Каен суының нинди зыяны бар? Табиб әйтүенчә, яңа җыелган каен суын саклап булмый диярлек, чөнки ул хәтта суыткычта сакласа да, икенче көнгә үк әчергә мөмкин.21600
-
18 апрель 2021 - 13:15Әтнә театрында Күңгәр мәктәбе укучылары кунакта Г. Тукай исемендәге Әтнә татар драма театрыны "Беренче мәхәббәт" спектаклен карарга Күңгәр мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары килгән иде.18200
-
19 апрель 2021 - 11:15Ковидтан прививка ясатучылар өчен экспресс-тест уйлап тапканнар Тикшеренү узу өчен бер тамчы кан җитә.17900
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика