Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ярыкларны ничек сыларга?

Агач өй – бик яхшы инде ул. Тик берәр ел узуга бүрәнәдә ярыклар барлыкка килә, өстәвенә ел саен зурая. Дөрес, моны булдырмас өчен бүрәнәне 2 ел чамасы киптерергә кушалар. Бу бик мәшәкатьле бит. Ә барлыкка килгән ярыклардан ничек арынырга соң? Иң киң таралган һәм нәтиҗәле ысуллар турында сөйләргә телим.

1. Беренче вариант – пила чүбе һәм ПВА куллану. Барлыкка килгән ярыкларны шулар кушылмасы белән сыларга мөмкин. Аны әзерләү өчен ПВА һәм пычкы чүбе алабыз. Шушы компонентлар катнашмасын бергә кушабыз, шпаклевка барлыкка килә. Аны ярыкка тутырабыз. Бу эшне башкару өчен шпатель кирәк, аның ярдәмендә замазканы шактый тирәнгә кертергә була. Бу алым күбрәк вак ярыкларны тутырырга кулай.

2. Икенче вариант – шпаклевка куллану. Акрил шпаклевка ярдәмендә вак ярыкларны да, тирәнрәкләрне дә (3 миллиметрга кадәр) капларга була. Зур тирәнлектәгегә сыламагыз, кипкәндә ярылачак, ә аннары бөтенләй коелачак.

3. Өченче вариант – акрил герметик куллану. Артык тирән ярыкларны сылау өчен ул туры килми, аның каравы кечкенә ярыкларны каплауда үзен яхшы яктан күрсәтте. Ярык биш миллиметрдан артып китсә, аңа полиэтилен жгут кыстырыгыз, ә өстән герметик сыларга була. Бу ике материал бер-берсе белән ябышмый, полиэтилен биредә бары беркеткеч тасма ролен уйнаячак.

Кайбер тәҗрибәле осталар герметикларга катгый карый. Чөнки ул җепселләрне томалый, дымга тышкы якка чыгарга ирек бирми, нәтиҗәдә, агач чери башлый, диләр. Шулай ук төзүчеләр полиэтилен шнурны кулланырга киңәш итми, чөнки аны кулланганда парник эффекты булдырыла дип саныйлар. Нәтиҗәдә, гөмбә һәм күгәрек барлыкка килә.

4. Иң яхшысы ярыкларны иске, сыналган ысул белән, безнең бабалар ничек эшләгән, шулай итү, диючеләр дә бар. Зур ярыкларга мүк кертергә киңәш итәләр. Башта аны бик яхшылап суда юешлиләр, аннары тыгыз жгутларга әйләндерәләр. Ярык эчендә ул киңәя. Әлеге ысулның өстенлеге шунда, ул һаваны җиңел кертә. Моннан тыш, ярыкның мондый эшләнеше агачка зыян китерми һәм ул күп еллар хезмәт итә.

Чыганак: https://zen.yandex.ru/media/dachniyremont/staryi-proverennyi-metod-zadelyvaniia-trescin-v-brevne-i-bruse-i-neskolko-sovremennyh-5e401f8ff58c3b19c8d97780?&utm_campaign=dbr

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев