Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Жаворонков: Татарстанда башка ковид-госпитальләр әлегә ябылмаячак

Медицина учреждениеләре республикада Covid-19 авырулары саны арткан очрак өчен үз статусын саклап торачак.

Татарстанда әлегә яңа ковид-госпитальләрне ябарга җыенмыйлар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары — Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков хәбәр итте.

«Башка госпитальләр ябылмаячак. Без бүгенге көндә эшли торган койка фонды тотрыклы, дип уйлыйбыз. Әгәр авырулар саны артса, безгә күпмедер койка фондының резервта булуы кирәк», — диде Жаворонков.

Аның сүзләренчә, Казандагы 12нче шәһәр хастаханәсендә ковид-госпиталь эшен туктаткан, әлеге статустан өлешчә 16нчы шәһәр хастаханәсе дә чыккан, ә Сугыш ветераннары  госпитале һәм Республика клиник хастаханәсенең травматология корпусы тулысынча ачык.

«Хәзерге вакытта без яңа „ковидалияләрне“ [коронавирус инфекциясеннән зарарланучылар белән эшләүче медицина учреждениеләрен] ябарга планлаштырмыйбыз һәм яңа койкалар ачарга уйламыйбыз», — диде ул. 

Чыганак : https://tatar-inform.tatar/news/health/18-09-2020/zhavoronkov-tatarstanda-leg-bashka-kovid-gospitall-r-yabylmayachak-5772634

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев