Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Зөһрә "Татар кызы" җиңүчесе (фотоларда)

Яңа Шашы мәдәният йортына "Татар кызы" бәйгесенең финалы узды.

Бәрәскәдә узган бәйгедән финалга 6 кыз үтте. Болар Ташчишмә авылыннан Зифа Вахитова, Бәрәскә авылыннан Айсылу Корбанова, Комыргуҗадан Сибгатуллина Дилбәр, Кышлау авылыннан Гөлүсә Хәйруллина, Әтнәдән Зөһрә Сәмигуллина, Яңа Шашыдан Халикова Регина.

Кызларга финалда үзләренең аш-суга осталыкларын, тапкырлыкларын, уңган-булганлыкларын күрсәтергә туры килде. Шунысы кызыклы, кызларның чыгышларын бары тик ир-атлардан торган мәртәбәле жюри бәяләде. 

Афәрин, кызларның берсе дә югалып калмады. Районыбызның кабаттан оешуына багышланган интеллектуаль сынау вакытында да, үзләренең туган якларының тарихын никадәр яхшы  белүләрен тагын бер кат расладылар.

Бәйге нәтиҗәләре буенча һәр кыз бер номинациягә ия булды.  Бары тик соңыннан гына "Татар кызы"н игълан иттеләр. ."Татар кызы" җиңүчесе булып Әтнәдән Зөһрә Сәмигуллина танылды. Зөһрәгә район данын зона турында да якларга туры киләчәк

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев