Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мөнәсәбәт

Агачың бетләсә, менә шуларны утырт

Карлыган, крыжовник куаклары бетләмәсен өчен, химик чаралар кулланасыгыз килмәсә, җайлы гына киңәш бар.

Бу хакта «Челнинские известия» хәбәр итә.

Куаклар янына көчле исле үләннәр утыртыгыз. Мәсәлән, бархатцы чәчәге, лаванда, гөлбадран, меңьяфрак, бөтнек, базилик, кориандр, тырнак гөл (календула), чабыр, суган яки сарымсак, ак горчица, петрушка яки укроп.

Помидор ботаклары, кисеп алынган суган белән сарымсак яфраклары да куаклар яныннан бет, гөблә кебек корткычларны куа.

Ләкин куак яфраклары бик нык бетләп бетсә, бу үсемлекләр генә булыша алмас, химик чаралар кулланмыйча булмый.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/questions_answers/25-05-2020/bakchada-agachlar-betl-m-sen-chen-nindi-l-nn-r-utyrtyrga-5744962

Фоточыганак: https://pixabay.com/ru/photos/тли-тля-пешт-буш-макрос-близко-789242/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев