Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мөнәсәбәт

Акча бирү җиңел түгел, ләкин бу очракта кирәкле гамәл

Үзара салым буенча беренче тапкыр референдум узган чакта бу чараның бу дәрәҗәдә оешкан төс алырына күңел ышанмады. Күпләр, шул исәптән мин үзем дә, моны халыктан чираттагы акча җыю чарасы итеп кабул иттем.

    Без – гуманитар халык,  киң күңелле, кайда кемгә нинди кайгы килсә дә, дәррәү кубып, ил белән күтәрәбез. Моңа күнектек тә кебек… “Үзара салым дип тагын… бу акчаны ( ә ул болай да аз) ничек җиткерәсе икән, бу җан асрарлык акчага ничек яши икән болар дип уйлаучы юк…” – шулайрак сөйләшенде башта.

     Безнең киләчәк тормышыбызны кайгыртырга сәләтле программа икәнен беренче референдумнан соң яхшы аңладык. Чөнки нәкь менә халыкның үзәгенә үткән юллар төзекләндерелде. Ә авылларда юлларның итек киеп тә уза алмый торган җирләре байтак иде. Бүген менә шул төзекләндерелгән юлларга карыйбыз да, ә бит юллар гына түгел, саный китсәң җитәрлек, Аллага шөкер,  күңел сөенә. Бу программаны бетерә генә күрмәсеннәр, дип уйлап куясың.  Чөнки дәүләт ярдәме бик зур.

Менә шул үткән белән бүгенге арасында эшләнгәннәрне барлый-барлый,  997 нче сайлау участогына барып,  иртә таңнан тавыш биреп чыктым.  Үзем генә дә түгел, гаиләбез белән  риза булуыбызны белдереп, тавыш бирдек.

Безнең гаиләнең теләге дә башкаларныкы белән тәңгәл – җыйналасы акчалар тиешенчә, кирәкле – авылны яңартасы  эшләргә генә тотылсын иде.

Шулай булачагына да ышанабыз, тик татар булып тугач, күрми ышанмыйбыз шул.

Ә эшләнәсе эшләр чакыру кәгазенең артына  ачык язылган. Күп пунктта төзекләндерү, тәртиптә тоту, җиһазлар сатып алу … дигән юллар бар.    Менә шул пунктларда язылганнарның үтәлгәненә дә сөенергә насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев