Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мөнәсәбәт

"Бар да бар, интернет кына юк..."

Яңа Җөлби авылындагы үзгәреш -яңалыклар күңелне сөендерә. "Кем уйлаган бу көннәрне күрербез, дип", диләр үзләре дә.

- Аллага шөкер, Аллага шөкер, сөйләп туя торган түгел. Элек гел зарланырга туры килде, юлсыз интектек. Бүгенге көндә бар нәрсәбез дә җиткән дип әйтәсе килә үзе, тик интернет юк, сеңелем, була - була, дип ышандыралар. Тик юк, миңа анысы ул булмаса да ярый, балалар интегә, эшләүче яшьләр бар, хәзер замана бит, компьютерга карап тора. Анысы да булса, читтәге кечкенә авыл дип кем әйтә безне...- дип сөйли хәбәрчебез Люция апа Гарипова.

    Элек-электән авылның шатлыгын да, борчуын да үзенеке итеп яшәде ул. Шуңа күрә интернет өчен дә борчыла әнә. Дөрес әйтәсең, Люция апа, бар яңалык, бар эш шушы пәрәвез оясында хәзер. Яңа Җөлбинең интернетсыз интеккәнен Әтнә электр элемтәсе җитәкчесе Азат Солтанов белән дә сөйләштек. Зарыгызны җиткердем.

- Була, Алла боерса, Яңа Җөлбидә дә интернет. Бу атнада  линиясен суза башлыйбыз. Аз гына түзсәләр, дөнья белән тоташачаклар, - диде җитәкче. 

Люция апа белән дә интернет аша аралаша башламагаек әле, өлкәннәр тиз өйрәнә хәзер. Монысы да замана таләбе...

Фотодагы йорттан башларсыз, хәбәрчебез яшәгән йорт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев