Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мөнәсәбәт

Гөланвар әби 90 яшен каршылый

Күз тимәсен, үз-үзен тотышы да, күз-колаклары, аяк-куллары да - гомумән үз-үзен тотышы сокланырлык аның.

Олугъ юбилее белән Күәм авыл җирлеге башлыгы Реваль Гатауллин котлады аны. Алай гына да түгел, телефон аша ихлас теләкләрен район башкарма комитет җитәкчесе Айрат Каюмов та җиткерде.

Күпне күргән, күпне кичергән ул. Гаиләдә 4 баланың берсе булып үскән, үзе дә 4 бала тәрбияләп үстерә. Җәмәгатен - сугыш ветеранын сагынып искә ала. Шунда ук әти-әнисе турында да сөйләп узды. Болары турында аерым китап язарлык, валлаһи.

Россия Президенты һәм район башлыгы котлауларын игътибар белән тыңлап, берара уйга калды. Ә аннан соң, район башлыгына үзенең ихлас рәхмәтләрен җиткереп, сәлам әйтергә кушты.

Кыскасы, 90 яшьлеген куанып, саулык-сәламәтлеккә тиенеп каршы ала ул. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев