Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мөнәсәбәт

Гөлүсә Батталова премиягә тәкъдим ителде

Шатлыклы хәбәр җиткерәбез һәм Күәм авылында яшәүче яшь шагыйрәбез Гөлүсә Батталованы котлыйбыз.

  Татарстан Язучылар берлегендә чираттагы Идарә утырышы булды.

    Утырышта туган телне саклау буенча Россия җитәкчелегенә мөрәҗәгать әзерләнүе турында әйтелде. Бу мәсьәлә буенча шушы көннәрдә Идарә кабат җыелачак. Шулай ук башка милли республикаларның Язучылар берлекләре белән уртак эшләр эшләнәчәк, халык белән очрашулар оештырылачак.

Идарә утырышында әдәби премияләргә кандидатлар да күрсәтелде.

 Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби бүләккә шагыйрьләр Гөлзада Бәйрамова (Казан), Рәшит Бәшәр (Чаллы), Рәфкат Шаһиев (Әлмәт) лаек дип табылды.

 Кызыксындыру премияләре яшь шагыйрьләр Гөлүсә Батталова, Булат Ибраһим һәм Рифат Сәлахка тәгаенләнде.

 Г.Державин исемендәге Республика премиясенә рус шагыйре Алексей Остудин тәкъдим ителде.

Татарстан Язучылар берлегенә яңа әгъзалар да кабул ителде. Берлек әгъзасы билеты Лилия Фәрхетдинова (Әлмәт) һәм Ольга Кузьмичева - Дробышевскаяга (Чаллы) тапшырылды. 

http://sptatar.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев