Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мөнәсәбәт

Җилгелде - җиләкле авыл

Тирә-ягы тоташ диярлек үләннән һәм агач-куаклыклардан, җиләк яфраклы коры елгалардан, каядыр шул ерганакларда анда-санда үсеп утыручы алмагачлардан торган һәм өстәвенә, төп урамы Җиләкле аталган бу авылны башкача атап та булмый.

Яшьләрнең бу авылны ташлап китү сәбәбен аңламыйм мин. Дөрес, юлсызлык газап чиктерә диючеләр табылыр. Башка күп авыллар, әйтик, Казак Үртәме дә асфальт юл белән мактана алмый, югыйсә. Уты да бар, суы да бар Җилгелденең... Эшсезлек,диярсез. Әмма 10-15чакырым ара йөреп эшләүчеләр күп хәзер.

Авыл уртасында бик матур чишмәне күреп хозурландык. Чишмә күзе урнашкан урынны бурап, бер будка да ясап куйганнар. Стенасында Бөек Ватан сугышында һәлак булган җилгелделеләр исемлеге урын алган.

Ә җиләге турында аерым сөйләргә була. Җиләкле чорда Җилгелдегә эз суынмый - тирә-якны күпме генә айкасаң да. йөреп бетереп булмый. Кыскасы, бик матур бу авыл. 

Ә сез ничек уйлыйсыз? 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев