Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/Kaen-millegen-kaychan-b-yl-rg-303614/
Каен себеркесе бәйләр вакыт җитә
Яфрагы коелмасын, яхшы булсын өчен аны июньнең 15ләреннән июль уртасына кадәр хәзерләргә кирәк. Бу вакытка каен инде чәчәк аткан, алкаларын койган, яфраклар файдалы, туклыклы матдәләр һәм табигый эфир майлары белән тулыланган була. Шушы чор аеруча уңайлы.
Себерке хәзерләү өчен иң яхшысы — әле беркайчан да чәчәк атмаган, яшь каен агачы. Аның яфраклары назлы, шома һәм ефәк сыман була. Биек агачларның исә астагы яшь ботаклары яхшырак. Аны көннең беренче яртысында кояшлы, коры көнне хәзерләгез. Юл, трасса буйларында үскән агачлардан бик файдалы булмас.
Шул ук вакытта агачка сакчыл карагыз, ботакларын сирәкләп кенә кисеп алыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев