Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мөнәсәбәт

“Күңел эретерлек сүзләр бар!..” - Хәйрия концерты

Чирдән терелтерлек сүзләр бар... - нәкъ менә шундый сүзләрне таба белделәр, әйтә белделәр узган җомгада Г.Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумының актлар залында ун көн дәвамында барган шәфкатьлелек марафонына нәтиҗә ясаганда.

Ел саен  Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Бу көн игътибарыбызны аларның проблемаларына, хокукларын, иминлеген яклауга җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Ел саен районыбызда шушы уңайдан шәфкатьлелек ункөнлеге уздырабыз. Һәркайсыбыз, оешмалар, эшмәкәрләр, шәхси хуҗалыклар, мәктәп коллективлары бу ункөнлектә үзләренең мөмкинлекләрен барлап, акчалата өлеш чыгарырга тырыша. Быел ул җыйналган акчаның суммасы – 403728,54 сум.

Социаль яклау оешмасы җитәкчесе Әминә Галиева әйткәнчә, ункөнлекнең максаты да аерым кешенең, аерым оешма коллективының рәхимен, рәхмәтен, шәфкатен бергә туплап, ярдәмебезгә мохтаҗ булганнарга җиткезү. Бүгенге көндә районыбызда мөмкинлекләре чикле, көчле рухлы 1760 кеше яши. Шуның 53е - 18 яшькәчә балалар. Бу балаларга, аларның әти-әниләренә киләчәккә ышаныч тудыру, нәтиҗәле тернәкләндерү, уңайлы тормыш шартлары булдыру өчен әлеге җыелган акча аз гына булса да ярдәм итәр. Шул акчаларга өстәлгән күңел җылыбыз аларга ялгыз түгеллекләрен аңлатыр.

Мөмкинлекләре чикле булган кешеләргә карата мөнәсәбәт, социаль ярдәм чараларын тормышка ашыру республикабызның социаль сәясәтендә өстенлекле юнәлеш булып торса да, күп кенә программалар эшләп килсә дә, алар үз проблемалары белән күп очракта ялгыз көрәшә. Тормыш ыгы-зыгысы никадәр шәфкатьле булсак та, аларга карата игътибарыбызны киметә. Хәйрия концертында әнә шулай аерым игътибар сораган райондашларыбызны искә алдык.

Әлеге концертны оештыручылар иң элек аларның өйләренә барып, алар белән сөйләшеп, видеоязма әзерләгәннәр. Концерт барышында әнә шул язма күрсәтелеп, аларның үзләрен сәхнәгә чакырдылар. Башта өлкәннәребезне барладылар. Кышлаудан Рәйсә апа Зарипова, Күңгәрдән Гайфетдин абый Шиһапов, Түбән Шашыдан Фәнүс абый Хөснетдинов, Күңгәрдән Фәргат абый Сәгъдиев сәхнәгә менеп чыгыш ясадылар. Баянга кушылып җырладылар, сөйләделәр, ул моң, халык моңын тын алырга да куркып тыңладык. Дәваларга сәләтле тавышы белән 15 ел буе төрле кичәләрне алып баручы Әлфинә Мөхәммәтҗанова Кыш бабайны (Рамил Шәрәфиев) чакыргач, залда утыручы балаларның гына түгел, һәр авыл җирлегеннән машиналар белән алып килгән олыларның да күзләрендә бәйрәм шатлыгы сизелде. “Иртәрәк булса да, сезнең хатларыгызны укыгач, сезнең теләкләрегезне үтәп, үзегезне күрер өчен килдем, балалар”, - дип кереп килде ул.

Кыш бабайга хат язучы балалар Үртәм авылыннан Айнур Ибраһимов, Ландыш Галиева, Дусымнан Рәдил Хәбибуллин, Әйшияз авылыннан Рөстәм Йосыпов, Күшәрдән Рамазан Мөбәрәкшинның һәм аларның гаиләләренең язмышлары бертөслерәк.

Видеоязмаларны тыңлаганда да күзләр мөлдерәмә иде. Үзләре сәхнәгә менгәч, аларның тырышлыгына сокландык та, шул дәрәҗәдә тормышны яратулары өчен сөендек тә, алар белән бергә көендек тә. Кульяулыклар тик тормады.

Айнур Кенәр коррекция мәктәбендә белем ала. Математиканы 5кә генә укый. Спорт ярата. Хоккей, футбол, теннис булсын аңа. Ярышларда катнашып, алган медалләре дә күп. Терлекләргә гашыйк, “Маллар яныннан китми, сөйләшә алмый”, - ди әнисе Резеда. Бабай кулыннан планшет алгач та шатланып бетә алмады.

Ландышка 25 гыйнварда 25 яшь тула. “Мин тумыштан инвалид, ятып кына торам. Врачлар озак яшәмәс дисәләр дә, 25 яшькә җитәм. Шигырьләр укырга, җырларга яратам. Планшет булса, дөнья белән аралашыр идем, телефоннан читенрәк. Шушы яшемә җитсәм дә, Кыш бабайның барлыгына ышанам. Могҗиза яса әле, Кыш бабай”, - дип яза ул. Ландышның теләге дә чынга ашты.

Дусымда яшәүче Радил дә сәхнәгә үзе менеп алды планшетны. Бәйрәмгә килгән халыкка да рәхмәтен әйтте. Әйшияз авылыннан килгән 6 яшьлек Рөстәм барыбызны да елатты. Аның аяклары авырта. “7 операциягә кердек, һәр операциягә кирәк-яракны үзебез сатып алдык. Шул 7 операциянең берсе дә дөрес ясалмаган булып чыкты. 6 сәгатькә сузылган операцияләр болар. Тагын ясадылар, барысы 11 операция кичердек. Әле бу соңгысы дигән сүз түгел, уң аягыбыз кыскарак әле безнең...”, - дип сөйли әнисе. Алкышлап менгездек култык таякларына таянып сәхнәгә менгән Рөстәмне.

Кыш бабай залдагы балаларга бүләк таратканда Мәгариф бүлеге мөдире Ленар Гарипов Рөстәмгә сертификат тапшырып, бу ункөнлектә районыбыз мәктәпләренең башкарган эшләрен, ярминкәләрдән җыйналган акчаның хәйрия фондына тапшырылуын сөйләп узды. Беррәттән Күшәр мәктәбе директоры булып эшләп лаеклы ялга чыккан Зөлфирә Фазлыевага ярдәм итүләрен дә әйтте. Газетабызда язып чыккан, сәхнәгә үзе менгән, кул гына түгел, аяк бармаклары да булмаган Рамазан Мөбәрәкшинга исә сертификатны Күшәр хуҗалыгының баш бухгалтеры Зөлфия Хәйруллина тапшырып, аның сәламәтләнүен теләде. Бу көндә әйтелгән, теләнгән теләкләр фәрештәләрнең “Әмиин” дигән сәгатенә туры килгән булсын иде.

Район ветераннар советы рәисе, хәйрия фонды җитәкчесе Миңгазиз Зиннәтов та районыбызда эшләнелгән, эшләнеләсе эшләргә тукталды. Мәдәният хезмәткәрләренең Дәрбишләр бистәсендә, Яшел Үзәндәге “Идел” тернәкләндерү үзәгендә концертлар куюлары да әйтелде. Әлеге оешма җитәкчеләренең район башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимовка видео аша җиткергән рәхмәтләрен тыңлау да күңелне нечкәртте.

Шәфкатьлелек-мәрхәмәтлелек – бүгенге көндә халыкны берләштерүче көч. Аралашу азайган, үз тормышыбызга, интернетка бикләнгән заманда яшибез, бу берәүгә дә сер түгел. Менә шушы шәфкатьлелек ункөнлеге район халкын үзгәртте. Мәдәният йортлары, мәктәп тормышы җанлыланды, берләштек. Киләчәктә дә шулай бердәм булып, иминлектә, бер-беребезгә терәк булып яшәргә язсын. Һәр кешегә дә иң гади кеше бәхете телим...”, - җитәкчебез Айрат Фәнил улы Каюмов әйткәнчә яши алсак иде.

Хәер, без шулай яшибез дә икән. “Мин ничә җирдә яшәп, мондый җылы чараны, мондый концерт программасын, мөмкинлеге чикле балаларны зурлауны күргәнем булмады. Минем бу кичтә җаным ял итте”, - диде Рамазанны алып килгән сеңелем дә. Кичерешләре зур булгандыр, социаль челтәрдә дә “Инде менә ничәнче көн күземнән шатлык яшьләре кипми... Бу бәхетле көннәрне күрермен дип уйламаган да идем инде. Бердәмлектә көч диюләренә ышандым.
Йөрәгемнең иң түреннән чыккан рәхмәт хисләремне Әтнә районы җитәкчелегенә, хәйрия марафонын оештыручыларга, минем гаилә борчуын үзләренекедәй якын күреп, ярдәм кулын сузган олы йөрәкле һәркемгә җиткерәм” дип язган ул – һәм бу безгә бик зур бәя. Аллага шөкер!..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X