Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мөнәсәбәт

"Халык актив катнашыр дип ышанам"

Олы Әтнә авыл җирлегенең ике участогында да сайлаучылар тавыш бирәләр

Олы Әтнә авылының Совет урамы 2 б адресы буенча - "Ашыт" спорт һәм мәдәният үзәгендә урнашкан 997 нче сайлау участогыннан кеше өзелеп тормый, яше дә- карты да актив катнаша.

Рита Сабир кызы Садыйкова - шуларның берсе.

- Сайлауга бик теләп килдем, Табигать тә безнең безнең яклы, ничек матур булып кар ява. Халык актив катнашыр һәм без бирәчәк акчалар кирәкле эшләргә генә тотылыр, дип ышанам. Үзара салым буенча референдум кирәк, дип саныйм. Чөнки күз алдыбызда авыллар яңара, урамнар тәзекләнә, күперләр төзелә, чишмәләр койма белән әйләндерелде, зиратларыбызга икенче төс керде.  Болар барысы да шушы үзара салым акчасына эшләнде. Комиссиядә утыручылар һәрчак ачык йөзле, тәмле телле. Исән-сау уңышлы барсын бүгенге көн, дип телим аларга. Еллар тыныч булып, эшләнгән эшләрнең игелеген үзебезгә күрергә насыйп булсын,- ди Рита апа Садыкова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев