Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мөнәсәбәт

Кино- мультфильм карадылар, макдональдста ашадылар, күккә менделәр - Азат белән Әлфинә маҗаралары

Аңламассың бу халыкны, берәү үз баласын алып чыгып китә алмый, ә монда әллә ничә бала белән курыкмыйча юлга чыкканнар.

Районыбызның мәдәният бүлеге җитәкчесе Азат Гыйльметдин улы Хәйретдинов, мәдәният йорты директоры Әлфинә Мөхәмәтҗанова бер төркем инвалид балаларны  - Әтнәдән Галиәхмәтова Алсу, Еремин Руслан,  Түбән Көектән Шакиров Ильмир, Ибраһимов Айнур һәм Үртәм авылыннан Дамирны  башкала карарга Казанга алып бардылар.

- Кинотеатрга кердек, бик күңелле мультфильм карадык.  Макдональдста ашадык. Колесо обозрениегә утырып, Казанны югарыдан карадык. Кичке Казанны күрдек. Матур икән. Кайтыр алдыннан тагын ашап алдык. Фотоларга төштек,- диләр балалар.

- Барысын да үзләре теләгәнчә эшләдек. Күрәсе килгәнне күрсәттек, ашыйсылары килгәнне ашаттык. Бик күңелле булды,- ди Әлфинә Илдар кызы.

Өстәп куя: " Инвалидлар декадасы барышында шушы балаларның хыялларын тормышка ашыруда ярдәм иткәннәре өчен,  Әтнә районы хакимиятенә, Гобәйдуллина Ләйсән Габделәхәт кызына, Нәбиуллин Адель Фәрит улына, Гыйлаҗев Рафис Таһир улына олуг рәхмәтебезне җиткерәбез. Аллаһы Тәгалә уйламаган җирдән үзләренә өеп бирсен",- диләр алып баручылар. 

Әлфинә Мөхәмәдҗанова фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев