Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мөнәсәбәт

Корсакны бетерү юлы - гади киңәш

Корсактагы майны бетерер өчен нәрсә ашарга? Кайсыбер ризыклар табигый май «яндыргыч» булып санала.

Рамил Гали

Җәйгә бераз ябыгып, билен нечкәртергә теләгән кешеләр ашкайнату эшчәнлеген яхшыртып, матдәләр алмашын тизләтергә тиеш. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Ананас, грейпфрут, кивида тәндәге артык майларны яндыра торган матдәләр бар. Бу җимешләр ашкайнату эшчәнлегенә ярдәм итә.

Лимонлы су — организмны ризык үзләштерергә әзерли, метаболизм — матдәләр алмашын яхшырта.

Йомырка агы да метаболизмны тизләтә икән. Йомырка агы май яндыра торган гормон эшләп чыгарырга ярдәм итә. Бу гормон ашагач 50 минут организмда була, диелә бу хәбәрдә.

Сөт ризыклары да матдәләр алмашын яхшырта. Майсыз сөт мускулларны үстерә.

Көненә 4 чынаяк яшел чәй эчсәң, ике айда 3 килога ябыгып була. Тиз түгел инде, тик шулай да диета тотасы түгел бит.

Ашауны ничек кенә көйләсәң дә, спортсыз ябыгып булмас. Көненә ун минут булса да зарядка ясагыз.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/questions_answers/09-06-2020/korsaktagy-mayny-beterer-chen-n-rs-asharga-5748124

Фоточыганак: https://pixabay.com/ru/photos/толстый-жир-бэкон-избыточный-вес-4590161/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев