Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мөнәсәбәт

"Әләшә" быел да булачак

Елның-елында Күәм авылы белән Әйшияз авылы аралыгындагы Кала тавында урнашкан изгеләр каберлегендә була торган дини чара - "Әләшә" бәйрәме быел да уздырыла.

- Быелгы "Әләшә" бәйрәме 1июнь, җомга  көнне сәгать 10 да башланачак,- диделәр Күәм авыл җирлегендә.

    Бу көнне "Изгеләр зираты"на күмелгән әрвахлар рухына коръән аятьләре укып,  дога кылыначак. Бирегә килүчеләр вәгазьләр тыңлаячак. Меңьеллык имән төбендә догалар укылачак, "Изгеләр чишмәсе"нә төшәчәкләр.

   Ераклардан кайтучы якташларыбыз әлеге чараның кайчан узачагын сорый башлаганнар иде инде, белми калмагыз, "Әләшә" быел да булачак, Алла боерса. ( +6)

Фотолар архивтан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев