Мәктәптә - атналык
Комыргуҗа мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеме атналыгы узды.
Атналык кысаларында тарих һәм җәмгыять белеме укытучылар - Рубис Сәфәров, Ания Шәрәфетдинова укучыларны кызыксындырырлык кичәләр оештырдылар.
- Тарих белән башлангыч сыйныф укучылары да кызыксына икән. Башлангычлар командаларга бүленеп уздырылган КВН шуны раслады, - дип хәбәр итте Комыргуҗа мәктәбенең директор урынбасары Гөлшат Фәхриева.
Моннан тыш мәктәптә "Өлкәннәр атналыгы" да үткән.
Фото Комыргуҗа мәдәният йорты альбомыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев