Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мөнәсәбәт

Мөрәҗәгать итегез, караячаклар

Дәүләт Советында гражданнар мөрәҗәгатьләрен максималь рәвештә хәл итәргә өндәделәр.

 

Парламент комитетында муниципалитетлар һәм кайбер министрлыклар, ведомстволарның гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләвенә карата кисәтүләрнең күп булуы әйтелде.

Татарстан Дәүләт Советының Закон һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһүдин дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары вәкилләрен, вазифаи затларны гражданнар мөрәҗәгатьләрендә куелган мәсьәләләрне мөмкин кадәр максималь дәрәҗәдә хәл итәргә чакырды. Бу хакта депутат парламент комитеты утырышында белдерде.

«Мөрәҗәгать бирү мөмкинлеге — гражданнарның Конституциядә билгеләнгән хокукы. Татарстан законнары бу мәсьәләдә барлык нечкәлекләрне исәпкә ала, әмма эш дисциплинада, әлеге процессны оештыруда. Типик хаталар һәм җитешсезлекләр бар», — диде Яһүдин.

Ул муниципалитетларның һәм кайбер министрлыкларның һәм ведомстволарның гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләвенә карата кисәтүләр күп булу сәбәпле, «комитет бу мәсьәләне үз контроленнән алмый», - диде.

Гражданнар мөрәҗәгатьләрен караганда закон бозу очракларын сөйләгәндә, парламент комитеты рәисе урынбасары Александр Чубаров, элеккечә үк, проблемаларның берсе булып ведомстволар тарафыннан формаль хатлар һәм шаблон җаваплар язылуын билгеләп үтте.

Ул хәбәр иткәнчә, Дәүләт Советына күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау, авылларда җирле әһәмияттәге мәсьәләләр буенча мөрәҗәгатьләрне караганда компетентлы органнарның формаль карашы, шулай ук эчке эшләр органнарына җибәрелгән шикаятьләр буенча чаралар күрү турында мөрәҗәгатьләр килә.

«Дәүләт һәм муниципаль органнарның башкару дисциплинасы түбән булу белән бәйле хокук бозулар кала. Еш күзәтелгән хокук бозуларга мөрәҗәгатькә язма җавап алмау, федераль закон таләпләрен үтәмәү, мөрәҗәгатьнең башка органга җибәрелүе турында гражданнарга хәбәр итмәү һәм гражданнарны шәхси кабул итү тәртибен бозу керә», — диде Чубаров.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/09-06-2020/d-l-t-sovetynda-grazhdannar-m-r-gatl-ren-maksimal-r-vesht-h-l-it-rg-nd-del-r-5748668

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев