Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мөнәсәбәт

Нәҗибә Ихсанова авыр хәлдә

Бердәнбер кызы менә ниләр сөйли

Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, легендар Нәҗибә Ихсанова тугыз ай инде урын өстендә ята. Быел 82 яшен тутырган актрисаны бердәнбер кызы Әлфия Миңнуллина карый. Әлфия Миңнуллина: «Әни хәзер йөрми дә, утырмый да, кашык тотып ашамый да. Бер кешене дә танымый да, сөйләшми дә. Борылып та ята алмый — ничек яткызасың — шулай ятып тора, тәне тишелеп бетмәсен дип әйләндереп яткырабыз. Аны карау хәзер яңа туган бәбине караган кебек. Шприц белән ашатам, авызын ачып ризык капмый. «Хәерле иртә, әни!» — дисәм, бик сирәк кенә иренен селкеткән кебек була — «Хәерле иртә!» дигән кебек итеп аваз чыгарырга тырыша. Беркөнне: «Без кайда соң?» — дип сорады әле. Былтыр 30 августта кинәт кенә шулай булды. Мин кара акылым белән инсульт булды ахры дип уйлыйм инде. Аның үз авыруы кинәт андый формага китерергә тиеш түгел иде. Табиблар инсульт дип куймады. Әни кинәт кенә шулай аяктан егылды, сөйләшми башлады. Августка кадәр безгә кеше гел килә иде. Әле әни урын өстендә ята башлагач та, сентябрь аенда Казанның кызлар гимназиясеннән укучылар килеп җырлап киттеләр. Әни әле аларга кул изәгәндәй итә иде. Хәзер көннән-көн начарлана бара инде. Артист кешенең бер дә картаясы килми икән. Хәзер менә сөйләшмичә дә ята бит инде, ә үзе өстен алыштырганда күлмәген тарткалап куя, күкрәген каплагандай итә. Татар хатынының, кыз баласының әдәп, тәртип күңеленә сеңгән шул инде. Шушы хәлендә дә ул күренә. Әни бик сабыр инде, бер тавыш-тын да чыгармый. Кайчакта кагылгач, борынын җыерып кына куя да, авырттырдым ахрысы дип миңа кыен булып китә… Хәзер без кеше кабул итмибез. Мин кертмим. Әнине матур килеш истә калдырсыннар иде. Ул хәзер артык ямьле түгел инде».
Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/tormyish-dulkyinnaryi/tufan-minullinny-khatyny-legendar-artistka-nib-ikhsanova-bik-avyr-khld

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев