Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мөнәсәбәт

Әтиемне таптым! Китапханәчеләр булышты

Әтием Мәхмүт Габдрәүф улы Батталовның вафатына дистә елдан артты. Һәм менә...

Районыбыз үзәк китапханәсендә эшләүче дусларыбыз элекке елларда нәшер ителгән район газетасын  барлаганда менә шушы язмаларга тап булганнар.

Газета 1957 елның  25 август саны. "Социализм  юлы" дип исемләнгән. Бер газетаның бәясе 10 тиен булган.

Менә шул 25 август санында  Ф.Билаловның "Вымпел Мәхмүт Батталовта" дигән хәбәре басылган.

Ул чакта да сөенеп укучылар күп булгандыр бу язманы. 1933 елда туган әтием - 13 яшеннән эшли башлаган кеше.

Буе җитмәгән килеш, агач тартмалар өеп, шуның өстенә бастырып эшләткәннәр аны. Токарь белгечлегенә өйрәнгән.  Сәләтле, 77 төрле һөнәр иясе иде мәрхүм. Лаеклы ялга чыккач та, токарь булмаганда дәшәләр иде. Комбайнчы да булып эшләгәнен белә идек. Менә бу мәкалә аның бик тырыш икәнлеген дә, алдынгылар рәтендә булуын да раслый. 

    ... Кичерешләрне анык кына әйтеп тә булмый. Әти - газета битендә. Вафатыннан соң да дистәдән артык ел узган. Ә бу язма әтиемне кабат кайтарган кебек булды. Еллар узгач, әле мин 1957 елда тумаган да... Әтиемнең яшь чагын күргәндәй  булдым... 

Сөендерле бу язма. Рәхмәт Сезгә, китапханәче кызлар, әтиемне "узып китмәгәнегез өчен". 

Гөлнур Насырова фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев