Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
милли проект

Олы Әтнәдә “Безнең ишегалды” программасы старт алды

Махсус программа нигезендә Олы Әтнә авылының Марсель Сәлимҗанов һәм Пролетар урамнарындагы ике катлы йортлар ишегалдын төзекләндерү, матурлау хакында хәбәр иткән идек.

Марсель Сәлимҗанов урамындагы ике катлы йортлар каршындагы ишегалдын төзекләндерү эше инде башланып та китте. Озакламый Олы Әтнәнең ике катлы йорты урнашкан бу ишегалдын танырлык та булмаячак әле. Балалар мәйданчыгы белән беррәттән, өлкәннәр өчен кояш астында кызынып утырып , рәхәтләнеп әңгәмә корырлык , яшүсмерләр һәм өлкән буын күңелен күрерлек уңайлыклар да булачак биредә. Төзекләндерү эшләре тәмамлангач, бу хакта кабат газета битләрендә яктыртырбыз.

Юллар ремонты
Чокыр-чакырлар ямала

Олы Әтнәнең халык телендә “Поле чудес” дип йөртелгән бистәсе юлындагы чокыр-чакырлар күптән бу тирәдә яшәүчеләрне борчый иде инде.
Һәм тиздән моңа нокта да куелыр кебек.Шушы көннәрдә биредә урам юлларындагы чокыр-чакырларны ямап, тигезләячәкләр. Бу хакта  Олы Әтнә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Азат Хәйретдинов хәбәр итте.  – Бүгенге көндә биредә эш бара. Юлчы егетләр бик тырышлар.  Алар биредә елның-елында ямау-тигезләү эшләре белән шөгыльләнәләр, – ди ул.

Мәктәп һәм больницага илтүче урам асфальтлана

– Гомер буе пычрак, баткак, тигезсез булган юлдан тиздән котылабыз, – диде Олы Әтнә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Азат Хәйретдинов.
Моннан соң, Олы Әтнә авылының Октябрь урамыннан больницага менү, балаларга мәктәпкә бару җайлаша. Биредә күпергә кадәр ара асфальтлана. Моннан тыш, Пролетар һәм Интернациональ урамнарына да вак таш җәелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев