Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Пешереп карагыз

Караҗиләкле чизкейк

Пешереп карагыз.

300 г печенье, 100 г атланмай, 500 г караҗиләк, 1 стакан шикәр комы, 2 лаймның уылган цедрасы һәм согы, 500 г эремчек, 280 мл 35 процент майлылыктагы сөт өсте, 280 г каймак, 4 балкашык желатин алына.

Желатинны 3 аш кашыгы кайнаган салкын суда җебетергә һәм 20-25 минутка шулай калдырырга. Атланмайны эретергә. Печеньены яхшылап вакларга һәм бер савытка бушатып, эретелгән атланмай белән кушып болгатырга. Формага пергамент кәгазь җәяргә яки май сыларга. Печенье валчыклары белән атланмай катнашмасын форманың төбенә һәм стеналарына сыланып тора торган итеп урнаштырырга. Форманы 10 минутка 180 градуска кадәр кыздырылган духовкага куярга.

Караҗиләкне юып, җиләкләрнең 1/3 өлешен 0,75 стакан шикәр комы һәм 1 лайм цедрасы белән кәстрүлгә салырга, 3 аш кашыгы су кушарга. Җиләкләр изелә башлаганчыга кадәр 2 минут пешерергә. Сиропны икенче кәстрүлгә бушатырга, ә җиләкләрен эчлек өчен читкә куеп торырга. Сироплы кәстрүлне кабат утка куеп, 2-3 минут кайнатырга. Аннан уттан алып, сиропка калган караҗиләкне кушарга. Бүлмә температурасына кадәр суынганнан соң, суыткычка куярга.

Эчлек әзерләргә. Эремчекне, сөт өсте, каймак, шикәр комы, лайм согы һәм калган цедра белән кушып болгатырга. Бүрткән желатинны бик сүрән утка куярга һәм даими болгаткалап, тулысынча эреп беткәнче тотарга. Уттан алып, суытырга һәм даими болгаткалап, эремчекле катнашмага кушарга. Пешерелгән җиләкләрне өстәп болгатырга.

Эчлекне камыр пешерелгән формага салып, 4 сәгатькә суыткычка куярга. Табынга чыгарыр алдыннан чизкейк өстенә караҗиләкле сироп сибеп, җиләкләр белән бизәргә.

Фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев