Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Пешереп карагыз

Ларисада кунакта

Тәмле салат

Безгә кирәк була:
200 грамм ысланган тавык ите, 2 кыяр свежий яки маринованный, 150-200 грамм кореяча кишер, 100 грамм сыр, 2 төш сарымсак, майонез, яшел укроп.
Тавык итен, кыярны саламлап турыйбыз, сыр­ны эре угычтан уабыз, сарымсакны пресс­тан чы­гарабыз, кишерне ку­шып майонез белән болгатабыз.
Бик тәмле, тиз әзер була торган салат, сез дә ясап карагыз әле.
Фасоль белән
туклыклы салат
Безгә кирәк:
1 банка кызыл фасоль,
1 пачка сохари (өйдә киптергәне тагы да тәмлерәк ),
Ит – 200 грамм (минеке пешкән сыер ите),
Сыр – 100 грамм,
Пекин кәбестәсе,
1 помидор,
2 тырнак сарымсак,
тоз чеметем, майонез.
Фасольне салабыз савытка, итне турыйбыз, кәбестәне, помидорны барысын салып майонез белән болгатабыз.
Җәенке савытка бушатабыз, өстенә уылган сыр белән сохари сибәбез.
Тутырма
Эчлеккә мин вак итеп турап ит, суганны, сарымсакны иттарткычтан чыгарып салдым, тоз, борыч, шакмаклап бәрәңге яки карабодай, дөге ярмасы өстәсәң дә була, алай да бик тәмле.
Мин ат эчәгесенә тутыр­дым.
Зубочистка белән берничә жирен тишәбез, 1 сәгать салмак утта пешереп алабыз да, газны сүндереп шул кайнаган суында суытабыз.
Табынга телемләп кисеп бирәбез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев