Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Пешереп карагыз

Ларисада – кунакта

Өйдәгечә самса

Камыр өчен: 200 мл жылы су, 1 аш кашыгы өймичә тоз, 1 йомырка, 600 грамм он.
Камырны изеп бетергәч пакетка төреп суыткычка куябыз, 1 сәгатьтән алып, юка гына итеп жәеп, ак май сөртәбез, рулет рәвешендә тыгыз итеп төреп, рулетларны түгәрәккә җыеп тагын суыткычка 1 сәгатькә куя­быз. Суыткычтан алып зур булмаган ки­сәкләргә бүлеп, җәябез, самсалар ясыйбыз.
Эчлек:
фарш яки туралган ит 500 грамм, суган 250 грамм, тәмләткеч, тоз, борыч, ит тыгызрак булса, сөт салып бутыйм.

Балык ашы
Мин “Бәхетле” кибетеннән уха өчен җыелма алам семгадан, ул шундый тәмле һәм итләч була.
Балык кайнап чыккач, 10 минутлап үткәч тоз салам шулпага, тагы 10 минут пешерәм дә, балык­ларны шулпадан икенче савытка алып, шулпасын сөзәм.
Шакмаклап турап бәрәңге, суган, кишер,  лавр яфрагы салып пешереп алам. Балыкны сөяк­ләреннән арындырып, аны да шулпага салам. Капкачын кап­лап 10 минут ял иттерәбез дә, табынга бирәбез. Бик тәмле аш була, кем әле пешереп карамаган, гаиләләрегезне сез дә сыйлагыз.

Тапалган ит
Безгә кирәк була:
ит – 600 грамм,
помидор – 2 данә,
суган – 1 данә,
сыр – 150 грамм,
майонез белән горчица – 2 аш кашыгы.
Итне  юабыз  да, катырып алабыз, матур, тигез киселсен өчен шулай эшлибез. Итнең калынлыгын 2 сантиметр калынлыкта кисеп чыгып, өстен ит төйгеч белән сугып чыгабыз, өстенә тоз, борыч сибәбез. Табага тезәбез кыздырыр өчен, өстенә боҗралап суган, майонез белән горчица, помидор телемләп, сыр эре угычтан уып салабыз.
40 минут духовкада пешереп алабыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев