Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Пешереп карагыз

Укучыбыз Мәрья Миңнегуловадан - холодец рецепты

Холодец әзерләдем. Үзенчәлеге шул - ите күбрәк, шулпасы әзрәк.

Холодец пешерүнең асылы шул - газга сөягеңне юып салсаң кайный да кайный ул шунда, мин ите сөягеннән аерылганчы кайнатам. Әлбәттә, сүрән утта кайнатам, шулпа кайнаганда башы белән кабыклы килеш суган,тоз, кишер, түгәрәк борыч салам. Аннан инде бар нәрсәне дә алам, шулпаны сөзәм, итләрне иттарткычтан уздырам яки изгәләп кенә салам. Кем ничек ярата, шулай эшләгез. Ит белән бергә бер баш суганны да иттарткыч аша чыгардым. Шулпага шушы массаны салып кайнатып алып, лавр яфрагы салдым, күбеген җыйдым. Аннан савытларга бүлгәндә, сарымсак сыгып салам мин.
Холодецны кемнәр ничек ясый, яратасызмы аны дуслар, языгыз әле. Ә бит элек, әйтик, бозау аягын өтеп, аны кыра-кыра юалар, кыскасы, бөтен савыт-саба тула иде холодец белән...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев