Чембулат авылы халкы да бердәм рәвештә гошер җыеп Кенәр интернат-мәктәбенә илтеп тапшырды.
Бу хакта авыл клубы мөдире Камил Галләмов хәбәр итте.
Башта авыл халкы китергән бәрәңге, кабак, варенье, компот, кәбестә, кишер, чөгендер ише яшелчәләрне авылдашлары Рәзинә Һадиеваның гаражына туплаганнар. Хәтта Иске Җогыптан да китерүчеләр булган. Аннан 2 тонналап тәшкил иткән бу яшелчәләрне Солтан хәзрәт машинасы белән илтеп тапшырганнар.
«Бик шатланып, куанып каршы алдылар һәм озатып калдылар», – диде ул. Интернат-мәктәп директоры Хәмбәл Вәлиев Чембулатларга Рәхмәт хаты да биргән.
Нет комментариев