Әтнә яңалыклары

"Әтнә таңы" газетасы - Әтнә районы

16+
Район хәбәрләре

Һөнәр серләренә өйрәтүче остазым

Җиһаныбызның яшеллеккә күмелгән мәлендә – 27 май көнне – китапханәчеләрнең һөнәри бәйрәме билгеләп үтелә

Китапханәләр электән үк авылның рухи нигезен саклаучы, бай әдәби мирасын буыннан-буынга күчерүче белем үзәге булып тора, зур әһәмияткә ия булган мәгълүматны туплый, саклый һәм киләчәк буынга тапшыра.    

Безнең Әтнә төбәгендә беренче уку йортлары, китапханәләр 1919 елларда барлыкка ки­лә башлаган. Бер гасырдан артык тарихы булган ки­тап­ханәләребезнең үсеш юнә­лешендә һәр чор кызыклы, әһәмиятле вакыйгаларга бай. Һәр чорның китапханә тормышында лаеклы эз калдырган шәхесләре бар. Сүзем – бөтен гомерен мәдәнияткә, 30 елын китапханә эшенә багышлаган игелекле һөнәр иясе, бүгенге көндә лаеклы ялда булган олы хөрмәткә лаек Наҗия Кәрим кызы Әскәрова турында. 

 Наҗия апа 1938 елның 17 октябрендә  гаиләдә олы бала булып дөньяга килә. Олы Әтнә мәктәбенең 10 сыйныфын тәмамлауга, 1957 елда беренче хезмәт баскычларын Кушлавыч авылы уку йортында башлый. Менә шушы елларда ук башлана аның ижади тормыш юлы. Дүрт еллар чамасы Иске Җөлби авылында клуб мөдире вазыйфасын башкара. 1965-1969 елларда Яңа Әтнә клубында эшли. 1969 елдан А.С.Пушкин исемендәге Әтнә зона китапханәсендә эшли башлый, шул ук елны читтән торып Алабуга мәдәният училищесына укырга керә. 


1978 елда район ки­тап­ха­нәләре тормышында зур үз­гәреш  –  районның барлык ки­тапханәләре бердәм китап фон­ды булган үзәкләштерелгән китапханәләр системасына берләшү сәбәпле, Әтнә китапханәсе Арча районының 2нче номерлы Әтнә филиалы итеп үзгәртелә. Шушы елдан башлап 1990 елга кадәр Наҗия апа китапханәнең мөдире вазыйфасында хезмәт куя. Ул үзен китапханә эшен нигезле оештыручы, чын күңелен биреп эшләүче, тырыш, белемле, иҗади эшкә сәләтле җитәкче итеп таныта.
Нәкъ менә шушы елларда китапханәдә хезмәт күрсәтүнең нәтиҗәле системасы булдырыла. Наҗия Кәрим кызы китапханәнең каталогларын һәм фондларын библиографик классификацияләүгә күчерү эшенә зур өлешен кертә. Нәтиҗәдә китапханәдә укучыларның китапка булган ихтыяҗын тагын да тулырак канәгатьләндерү һәм китап фондыннан ирекле файдалану өчен мөмкинлекләр туа, махсус бер системага салынган каталогларның роле арта. 

Тынгысыз кеше
      Халыкны китап белән тәэмин итү өчен аның җитәкчелегендә зур эш башкарыла, ул еш кына китапханәчеләр семинарларында, киңәшмәләрдә үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашып чыгышлар ясый. Эштә яңа алымнар куллану, китап укучылар белән индивидуаль эшләүне яхшырту нәтиҗәсендә китапханәгә укучылар тартуга һәм китап укытуга уңай йогынты ясауга ирешә. Һәр укучының җаен табып соравын канәгатьләндерүне үзенең төп максаты итеп куя. Наҗия апа аларның һәркайсын тыңлап, киңәшләрен биреп, кирәкле китапны сайлап алуда ярдәмләшә. Үзебездә булмаган китапны Казан китапханәләреннән соратып алырга да иренмәде ул.
        Китапханәдә үткәрелгән һәр кичәне – язучылар, хезмәт алдынгылары, ветераннар белән очрашуларны, китап укучылар конференцияләрен, күренекле даталар, юбилейларга бәйле әдәби чараларны, тематик кичәләрне эчтәлекле, тирән мәгънәле, кызыклы итеп оештыра. Наҗия апаның тырышлыгы бәрабәренә китапханә авылның мәдәни үзәгенә әйләнә.
   Тынгысыз холыклы, гел хәрәкәттә булырга яраткан Наҗия Кәрим кызы төп эше белән генә чикләнми, җәмәгать эшләрендә дә кайнап яши. Шуның өстенә бу чорда Наҗия апа күп тапкырлар Олы Әтнә авыл советына депутат булып сайлана.
Яшь чактан ук сәхнәдә күркәм чыгышлары, матур тавышы белән кичәләрне бизи ул. “Китапханәдә эшләгән елларны бертуктаусыз клуб юлында булдык, “Яшьләр кичәләре”, “Укучылар бенефисы”, төрледән-төрле кичәләр үткәрү, терлекчеләр, сыер савучылар катнашындагы смотр концерт программалары әзерләгәндә, гади халыктан артист ясаулары үзе бер хикмәт иде. Сәхнәгә чыгып та карамаган гади авыл егетләренә “Стиляга” биюләренә кадәр өйрәттек. Ә үземнең “Кыңгыраулы яшел гармун” әсәрен җырлый-җырлый сөйләвем – онытылмаслык матур хатирә булып уелып калган”, – дип искә ала Наҗия апа. 
Наҗия апаның Бөек Җи­ңү­нең 40 еллыгына хәзерлек көннәрендә “Яшел шинельле кызлар” дигән очрашу кичәсен бик матур, эчтәлекле итеп оештыруы хакында район газетасы битләрендә мактап телгә алына. Наҗия апа үткәргән “Укучылар бенефисы” сценариесе “1988 елның иң яхшы кичәсе” конкурсында катнашып,  иң яхшылардан дип табыла һәм Мактау грамотасына ия була. 

Яратып эшләгән хезмәт
  Әнә шулай ашкынып, яратып эшләгәнгә күрә Наҗия апа­ның тырыш хезмәте лаек­лы бәһаланып, районның, мәдәният министрлыгының күп санлы Мактау грамоталары белән бүләкләнә. 2008 елда мәдәният хезмәткәрләре ветераннарының “Сезгә йөрәк җылыбызны бүләк итәбез” исемле өченче Республика социаль-мәдәни акциясендә катнаша һәм Татарстан Республикасы мәдәният министры имзасы салынган “Рәхмәт хатына” лаек була. Булган белемнәрен, хезмәт күнекмәләрен һәм күпьеллык тәҗрибәсен эштә уңышлы куллануы, үз һөнәрен тирәнтен белүе һәм тырыш хезмәте аңа эшендә югары нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә. 
  Наҗия апа белән якыннан таныш һәркем аны ышанычлы кеше, яхшы остаз, һәркемгә ярдәм кулы сузарга әзер торучы, халыкка мәдәни хезмәт күрсәтүдә алгы сафта атлаучы, һәркем белән уртак тел табучы абруйлы китапханәче итеп белә. «Әтнә китапханәсенең һәрвакыт ачык йөзле, һәр мәсьәләдә компетентлы кешесе ул. Күпне белә, кирәкле әдәбиятны төрле журналлардан бик җиңел таба иде, чөнки ул вакытта яңа китаплар юк бит. Ул актив китапханәче генә түгел, Әтнә халык театрының талантлы актрисасы да иде», – дип хөрмәт белән искә ала аны рәхмәтле китап укучылары. Әйе, Наҗия апа озак еллар Әтнә халык театрының алыштыргысыз актрисасы була. Ул үзе башкарган һәр рольгә җан өреп, зур осталык белән, тамашачы күңеленә үтеп керерлек итеп уйный. Наҗия Кәрим кызы тудырган үзенчәлекле һәм тирән мәгънәле сәхнә образлары театр эшчәнлеген тагын да баета һәм алар яшь буын актерлар өчен дә зур үрнәк булып тора.
  Хәтта Википедия онлайн энциклопедиясендә дә Наҗия апа турында мәгълүмат табып була. Анда Әскәрова Наҗия Кәрим кызының Әтнә халык театры артисты булуы, башкарган рольләре, Олы Әтнә китапханәсе мөдире буларак хезмәт күрсәтүе турында искәртелә. Наҗия апаның үз һөнәренең остасы булу белән беррәттән эшен сәхнә иҗаты белән баетып яшәве зур ихтирамга лаек. 
                *****
     Мин үзем дә хезмәт юлымны Наҗия апа кул астында башлаган кеше буларак, бергә эшләгән елларны аерым бер җылылык белән искә алам. 
     Һөнәр серләренә өйрәтүчем дә, беренче адымнарда ук дөрес юнәлеш күрсәтүчем дә нәкъ менә ул булды. Мин аның туры сүзле, тирән фикерле булуына, туктаусыз яңалыкка омтылуына һәм башкарган хезмәтенә җаваплы каравына гел соклана килдем. Ул яшь белгечләргә һәрвакыт ышаныч белән карады, игътибарлы, ачык мөнәсәбәттә булды. Хезмәт юлыңда ярдәм кулын сузарга әзер торучы остазың булуы зур әһәмияткә ия һәм аның йогынтысы еллар узу белән дә югалмый, гомер буе саклана.
   Эшенә фидакарьләрчә би­рел­гән Наҗия апа коллективта һәркем өчен  киңәшче дә, сердәш тә, зирәклек, белем һәм тормыш тәҗрибәсен сак­лаучы үрнәк тә булды. Аның биргән төпле киңәшләре һәрвакыт безнең өчен кыйбла булып кала. Бүген дә өлкән буын китапханәчеләре нигез салган традицияләр дәвам итә һәм киләчәктә дә югалмасын дигән теләктә калам. Иң күркәм сыйфатларны үзендә туплаган китапханәчеләрне һөнәри бәйрәмебез белән котлап, иң изге теләкләр һәм уңышлар телисе килә.  
Алсу Әскәрова,    Әтнә үзәк китапханәсе җитәкчесе 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев