Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район хәбәрләре

Мәктәп һәм гаилә дуслыгы - "Без бергә!"

Яңалыкка омтылучы Олы Мәңгәр мәктәбе быел узган һәм алда узачак бәйрәмнәрне яңа форматта оештырды.

Курыккан эш уңышлы чыга , диләрме әле? Монда да нәкъ шул ук хәл. Ата- аналар комитеты белән килешеп, мәктәп коллективы Ватанны саклаучылар һәм Халыкара хатын- кызлар көнен укучылардан башка, әти- әниләрне үзләрен генә чакырып бәйрәм итәргә уйлаганнар.

Концерт номерлары, төрле уеннар белән. Ә иң ахырдан, кем әйтмешли, десертка - 80 еллар дискотекасы. Балаларсыз бәйрәмне баштарак  күз алдына китерү кыен булса да, бәйрәм башланып киткәч, үзебез дә сизми шул атмосферага кереп чумдык. Баштарак "җырлый белмим"дип утырганнар да җырлады, кыстатканнар- уеннарның үзәгендә кайнады, бии - бии аяклар талып бетте. Әмма бөтнен кешенең кәефе дә күтәренке иде.

Ахырдан дәррәү дискотекада күңел ачтык. Әти- әниләр дә, укытучылар да бер дулкында иде бу көнне. Һәр як өчен дә файдалы бәйрәм кичәсе булды бу - ике араны ныгытуга, ике як өчен дә кадерле булган укучыларны тәрбияләүдә бердәм карашта булырга менә дигән мөмкинлек бит.

Рәхмәт укытучылар коллективына - бәйрәм, урыслар әйтмешли "удался". Рәхмәт сезгә укытучылар! Бәйрәм белән !

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев