Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Республика матбугаты

ИЛҺАМ ШАКИРОВ ХАКЫНДА 10 КЫЗЫКЛЫ ФАКТ - "Сөембикә"

Бу хакта белә идегезме?

1.Илһам Шакиров Сарман районы Яңа Бүләк авылында тимерче гаиләсендә туа. Ул әтисен хәтерләми. Гыйльметдин абзыйны “халык дошманы” дип кулга алып төрмәгә озаткан вакытта, кечкенә Илһамга нибары ике яшь ярым гына булган. 

2. Алабуга пединститутына керергә дип ике тапкыр имтиханнар тапшырып карый, тик бәйгедән уза алмый («халык дошманы улы» дигән тап та роль уйнамый калмагандыр). Моңланыпмы, эче пошуданмы институт бакчасында җырлап җибәрә. Аның тавышын ишетүчеләр таң кала. Илһам ага авылга кайтып китә. 

3. Армиягә бармас өчен, Казан музыка училищесына укырга керә. Казанга барган вакытта бөтен әйберләрен, документларын урлата. “Пароходта барганда, суга ташланырга ничә мәртәбә пароход койрыгына бардым, кайтып әнкәйне күрәсе килү  теләге генә тотып калды”, – дип искә ала ул вакытларны бөек җырчы. 

4. Илһам Шакиров үзенең мәктәбен, үз җырлау манерасын булдырган җырчы. Репертуарында татар җырлары гына түгел, классик әсәрләр дә, шул исәптән романслар, арияләр дә булдыра. Казах, үзбәк, азербайҗан, каракалпак, башкорт музыка сәнгатенә дә мөрәҗәгать итә.  

5. .«Идел буе каеннары» җырында инструменталь яңгырашның бер өлешен «The doors» чит ил төркеменең «Hello, I love you» җырыннан алган. Ул шул рәвешле милли төсмергә яңалык кертергә тырышкан. Үзенең җырларында рок, блюз, джаз стилен дә керткән. Аны татарның беренче рок җырчысы дип тә атыйлар. 

6. Мәскәүгә концерт белән баргач, аңа бер бик таланты музыкант болай дигән: «Ильхам, у тебя такой прекрасный голос. Жаль, что ты поешь только по-татарски. Вот если бы пел по-русски, тебе бы цены не было». Илһам абый ничек җавап биргән дип уйлыйсыз: «Когда Зыкина запоет по-татарски, я спою по-русски». 

7. Илһам Шакиров “Гөлмәрьям”, “Сәлам сезгә”, “Очрашу җыры” һәм “Идел буе каеннары” җырларына көйне үзе язган. 

8. 29 яшендә Халык артисты исеме бирелә. 

9. 2000 нче елда Илһам Шакировка Бөтенроссия «Алтын Аполлон» дигән дәрәҗәле бүләк тапшырыла. Татар җырчылары арасында ул – моңа лаек булган бердәнбер артист.  

10. Татарның тагын бер бөек җырчысы Әлфия Авзалова җырларга Илһам Шакировтан өйрәнүен яза. «Аның матур бормаларын кабатларга, аның милли аһәңен тотып алырга тырыштым», – дип искә ала ул. Илһам олы җырчы гына түгел, ул остаз дип бәяли.  

Чыганак: http://syuyumbike.ru/medeniyat/lichnosti/?id=8479

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев