Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рецептлар

Борай ярмасыннан бәлеш рецептлары

Борай ярмасыннан пешерелгән бәлешләрне элек югары катлам кешеләре генә ашаган. Хәзер кем тели, шул пешерә ала. Тик, тәме буенча гына аерыла.

Интертат.ру электрон газетасында менә бу рецептны күрдем әле. Тәмле булырга охшаган. Үзебезнең Яңа Әтнәдә яшәүче повар Нәкыя апа Сабирова борай бәлешенә шулпа салсаң, тәмле була, ди. Вак бәлешкә дә салып карарга мөмкин.  Әгерҗедә яшәүче хезмәттәшем Рәмзия дә бик тәмле пешерә. Ул пешергән  борай бәлеше дә бик тәмле булырга охшап тора.

Борай ярмасыннан вак бәлеш каз һәм үрдәк итләре белән бик тәмле булачак - Гөлфинур Дувалова

https://intertat.tatar/news/cooking/25-02-2020/g-lfinur-duvalovadan-boray-yarmasynnan-vak-b-leshl-r-retsepty-5724883

Камыр өчен: 100 грамм маргарин, 150 мл җылы сөт, 150 мл җылы су, 20 грамм чи чүпрә, 1 аш кашыгы майонез, 1 аш кашыгы шикәр комы, тәменчә тоз, он.

Эчлек өчен: 200 грамм борай ярмасы, 600 грамм фарш яисә ваклап туралган ит, 2 уртача суган, кишер.

Эчлекне кичтән әзерләп куярга мөмкин. Ярманы тозлы суга салып йомшарганчы пешерергә кирәк. Пешкәч салкын суда юып алырга. Фаршны сыер маенда кыздырырга да, ярмага салып болгатырга.

Суганны үтә күренмәле булганчы, кишерне эре кыргычтан чыгарып, сыер маенда кыздырырга. Эчлеккә барысын бергә салырга, тәменчә тоз, борыч салырга.

Чүпрәне җылы баллы суда кабартып алырга. Калган ингредиентларын салып камыр басарга. Камырны кабартып тормыйча, шунда ук вак бәлешне ясап, мичкә куярга, өсте кызаргач әзер була.

Рәмзия Зарипова рецепты  http://agryz-rt.ru/news/ash-su/rmziya-zaripovadan-boray-bleshe

Безнең якта бәлеш иң төп кунак сые санала. Ә сез бәлешкә бәрәңге урынына борай салып карагыз әле. Үзегез дә, кунакларыгыз да “телләрен йотарлык” бәлеш булачак.

Камыр:

1 стакан җылы су, 1 стакан тутырмыйча сыек май, 1 аш кашыгы шикәр комы, 1 чәй калагы тоз, 2 йомырка сарысы, 1 чәй калагы көпшәкләндергеч (разрыхлитель) һәм он салып йомшак камыр басарга һәм ярты сәгать ял иттерергә.

Эчлек:

2 стакан борайга 4 стакан су салып, салмак утта 30 минутлап пешерергә, тоз салырга. Аннан өстен калын япма белән каплап, 2-3 сәгать томалап тотарга.

Ит, суган турап, борай белән болгатырга, борыч, тоз өстәргә. Камырны җәеп, эчлекне салгач, өстенә бер пачка эретелгән ак май агызырга.

1 сәгатьтән соң кайнар шулпа салырга. Бәлешне 1,5 сәгать пешерергә. Мичтән алгач, 30 минутлап өстен калын җәймә белән каплап тотарга.

Ураза тотучылар өчен ифтарга  бик тә файдалы һәм тәмле ризык ул борай бәлеше. 

фотода -  Рәмзия Зарипова бәлеше

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев