Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рецептлар

Кыярың күп, кая куярга белмисеңме

Кыярны тозлап-маринадлап куйдык. Ә шулай да эресе күп әле… Түгеп әрәм итмәгез. Нәкъ шундыеннан кышкылыкка тәмле салат ясарга була. Ул пицца ясаганда да бик килешәчәк әле.

Салат ясау өчен 3 килограмм кыяр, 1 килограмм суган, 4-5 тырнак сарымсак, яшел укроп, 2 аш кашыгы тоз, ярты стакан шикәр комы, ярты стакан көнбагыш мае, ярты стакан аш серкәсе алына.

Кыярларны юып, ярым түгәрәк итеп турагыз. Өстенә яшел укроп турап салыгыз һәм барлык тәмләткечләрне кушып, яхшылап бутагыз. Хәзер өстен каплап, 2-3 сәгатькә алып куегыз. Аннары утка куеп, кайнап чыкканнан соң, 20 минут пешерергә һәм стерильләштерелгән банкаларга тутырып, капкач белән ябарга кирәк. Кайнар банкаларны бер тәүлек төреп тотыгыз.

Бу салат икенче ашлар янына да, пицца ясарга да шәп булачак.

Чыганак: http://maydan.tatar/kyyar-salaty/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев