Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рецептлар

Шундый чәк-чәк пешереп карагыз

Бик тәмле, ашаган саен ашыйсы килә бу чәк-чәкне.


Ике йомырка (свежий булсын), шуңа чәй калагы очында (күләме ике дөге зурлыгында) "разрыхлитель" һәм бер тамчы сыек май тамызып кул белән тугладым һәм токмач камырыннан чүт кенә йомшаграк камыр бастым (кулга ябышмый торган булсын).
5-10 минут ял иттердем, 1 мм юкалыгында итеп җәйдем, тәлинкә кырые белән кистем (тар итеп) һәм һәрберсен аерым кистем, "нормальный токмач" киңлегендә итеп. Майның өлгергәнлеген бер камырны салып карап белдем, кабарып менсә, май өлгергән була. Болгатып торып пешердем.

Тәртибе болай: Бер кисем пешердем, майны сундердем, тагын бер кисем кистем, майны кабыздым - салдым, пешердем.
Төшне, вагы турында әйтүем, майда бик озак тотмасаң, йомшаграк (нежнее) була икән. Менә шулай пешерә-пешерә өйрәнәсең инде аны.

Сироп: ярты стаканнан чүт кенә әзрәк су, бер стакан шикәр комы, өч аш кашыгы бал. 10-15 минут чамасы кайнаттым. Салкын суга салып карадым, җәелеп китмәсә, әзер дигән сүз.
Резида Файзуллина.

Чыганак: https://vk.com/tamle

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев