Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рецептлар

Тәмле сыр - әзерләп карагыз!

Сыр пешереп карарга булдым. Шул кадәр тәмле булды сырым. Рецептын  язып куям, сез дә ясагыз, сыйланыгыз.

Кирәк:

1литр сөт
1 кг эремчекне бергә кушып чуен кәстрүлдә, болгата-болгата кайнап чыгар дәрәҗәгә җиткердем дә, эремчеген сөздем.
Шул ук кәстрүлдә

100 гр сыер маен эреттем,
2 йомырка
1 ч. к. тоз
1 ч.к.сода салып, эремчекне кушып болгаттым да, болгатканда кашыкка ияреп йөри башлаганчы пешердем. Барлыкка килгән массаны тәлинкәләргә салып суыттым.
Ник үзең пешергән һәр ризык шул кадәр тәмле була икән

"Бисмилла"ны әйтеп, күңел җылыңны биреп пешергәнгә бит ул, әйеме, дусларым!?!
Өйләрегез ямьле, ризыкларыгыз тәмле, хәләл булсын дусларым!!!
Рецепт Кадрия Ишмурзинадан алынды.

Чыганак:http://https://vk.com/tatarshlari

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев