Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сайлаулар 2021

РФ Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар арасында жирәбә узды

Татарстан Республикасында массакүләм-мәгълүмат чараларының басма мәйданнарын кандидатларга бирү буенча жирәбә үткәрелде.

Казанның Урицкий исемендәге ял паркындагы “Московский” мәдәният үзәгендә узган бу чарада “Әтнә таңы” газетасы да катнашты. Атна башында биредә Татарстанның 43 газета һәм журналы җыелды. Жирәбә чәршәмбе көнне дә шулкадәр үк массакүләм-мәгълүмат чаралары өчен узды.

Монда Россия Федерациясенең Дәүләт Думасына сайлауларында теркәү узган 14 сәяси партия катнашты. Аннан тыш, мәдәният үзәгенә сайлау округларының депутатлыкка 53 кандидаты яки аларның вәкилләре дә килгән иде.

Бу көннәрдә мәдәният йорты умарта күчен хәтерләтте – гөж килеп торды. Жирәбә мәдәният үзәгенең ике зур залында барды – берсендә басма урыннарны билгеләделәр, икенчесендә кандиңдатлар белән килешүләр төзелде. Тиздән әнә шул нигездә массакүләм-мәгълүмат чараларында сайлау алды агитацияләре старт алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев