Әтнә таңы

"Син минем бәхетем, әнием! "- Самикова Сания

Бүген бәйгегә соңгы фотосурәтләрне кабул итәбез.

Реклама

Кайтмас җиргә әтиебез киткәч,
Калгансын син безне кочаклап.
Гомер буйларына фәрештәбез булып,
Йөреттең син безне гел саклап.
Бәхетебез безнең булдың бит син,
Дүрт балаңның иң зур терәге.
Бик күп авырлыклар күрдең әни,
Ничек түзде икән йөрәгең.
Өлкән яшьтә үзебез булсак та,
Безгә әни, барыбер син кирәк.
Урыннарың оҗмахларда булсын,
Сиңа безнең, иң соңгы теләк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: