Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Районның 19 кешесендә таҗвирус расланган

Әтнә үзәк хастаханәсенең халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча баш табиб урынбасары Гөлия Мифтахетдиновадан алынган мәгълүматлар буенча, алар арасыннан 15 кеше бүгенге көндә сәламәтләнеп, учеттан төшерелгән.

Авыручылар белән контактка кергән 29 кеше – карантинда.
Ике райондашыбыз пневмония белән катлауланган вирус белән Рес­публика үзәк хастаханәсен­­дә ята. Хәлләре уртача авырлыкта.

Тагын 53 райондашыбыз таҗвируска анализ биреп, шуның нәтиҗәсен көтә.
“14 майдан алып бүгенге көнгә (21.05) район хастаханәсендә биш пневмония белән авыручы теркәлде. Авыручылар барысы да Казан хастаханәләренә озатылды, – ди баш табиб урынбасары. Хастаханәдә про­филактик медицина тик­шерүләре һәм диспансе­ризация узу тукталган хәлдә. Ашыгыч яки кичектергесез ярдәм кирәк булучылар гына мөрәҗәгать итә ала.
Кабул итү бары тик алдан язылып кына, бик кирәк булганда гына мөмкин”.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев