Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Галимнәр Covid-19 прививкасыннан соң антитәнчекләргә тест кирәкме икәнлеген аңлатты

Һәр кешенең вируска каршы иммунитетны саклау чоры индивидуаль.

Вакцинациядән соң һәр кешенең иммунитеты билгеле бер вакыт дәвамында саклана. Антитәнчекләрнең дәрәҗәсен күзәтергә һәм вакыт-вакыт тест тапшырырга кирәк.

РИА Новости Фундаменталь трансляция медицинасы үзәгенең фәнни хезмәткәре, «Вектор» үзәгенең аеруча куркыныч инфекцияләр лабораториясенең элеккеге мөдире Александр Чепурновка сылтама белән: «Антитәнчекләрне күзәтергә, ярты елга бер тапкыр тест тапшырырга кирәк. Кайберәүләрдә хәтта сигез айдан соң да антитәнчекләр кимеми, кемдәдер өч айдан соң ук югала. Аерма зур», - дип хәбәр итә.

МДУ Белозерский исемендәге институтның «Вирусология» кафедрасы профессоры Алексей Аграновский, киресенчә, коронавирус препаратлары сирәк очракларда гына тиешенчә эшләмәскә мөмкин, дип саный.

«Вакцинациядән соң өч атнадан антитәнчекләргә тест тапшырырга мөмкин. Әгәр сез коронавирус белән симптомнарсыз авырып терелсәгез һәм вакцина ясатсагыз - бернинди куркыныч та юк. Бер-берсенә комачауламый», - дип саный ул. 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/31-01-2021/galimn-r-covid-19-privivkasynnan-so-antit-nchekl-rg-test-kir-kme-ik-nlegen-a-latty-5802884

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев