Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Гриппка каршы вакцинаның беренче партиясе кайтты

Табиблар, авыручылар саны мәктәптә кышкы каникуллардан соң артачак, дип көтә.

Татарстанга гриппка каршы беренче 120 мең вакцина кайтты. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының Иммунопрофилактика үзәге җитәкчесе, иммунопрофилактика буенча баш белгеч, табиб - эпидемиолог Дмитрий Лопушов сөйләде.

«Әлегә Татарстанда яшәүче өлкәннәр өчен „Совигрипп“ вакцинасы партиясе кайтты. Тиздән вакцинаның өлкәннәр һәм балалар өчен бөтен күләмен алачакбыз. Авыручылар саны кышкы каникуллардан соң артачак, дип көтелә. А һәм В типлары гриппы көтелә», — дип билгеләп үтте табиб.

Республиканың теләсә кайсы дәүләт поликлиникасында прививка ясатырга була. Мисал өчен, КФУның университет клиникасында ноябрь уртасына кадәр табиблар 20 меңгә якын кешегә прививка ясарга планлаштыралар.

Табиблар сүзләренчә, грипп вирусына карата иммунитет вакцинациядән соң 2-4 атнадан соң барлыкка килә. Шуңа күрә гриппка каршы прививканы бер ай алдан, ә эпидемия бусагасына җиткәнче 2 ай алдан ясату зарур.

«Прививка ясаткан кеше авырырга мөмкин, әмма җиңелчә яки уртача формада гына уздырачак. Вакцинация авыру рискын киметә һәм грипптан соң ялкынсынулар (төрле органнарга кан саву, менингит, менингоэнцефалит, үпкә кабару, отит, бронхит, синусит) өчен профилактика булып тора», — диде университет клиникасының эпидемиология бүлеге мөдире Татьяна Шляпченкова.

Гриппка каршы вакцинацияне тавык йомыркасы агына аллергия булган кешеләргә ясау тыела.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/03/170856/

Фото:https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев