Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Миңнеханов: Мәктәпләр һәм балалар бакчалары - ковидка каршы чараларны үтәү үрнәге

Татарстанда оешмалар һәм предприятиеләрдә ковидка каршы чараларны үтәүне тикшерү бара.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә мәктәпләр һәм балалар бакчалары — ковидка каршы чараларны үтәү үрнәге булуын әйтте, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.

«Профилактика чараларын үтәү буенча безнең мәктәпләр һәм балалар бакчалары үрнәк булып тора. Тик контрольне киметергә ярамый», — диде ТР Президенты.

Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан идарәсе оешмалар һәм предприятиеләрдә ковидка каршы чараларны үтәүне тикшерүне дәвам итә. Бу атна эчендә 610 объект тикшерелде, шуларның 43ендә хокук бозулар ачыкланды.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, хисап чорында ачыкланган хокук бозулар нигезендә 27 беркетмә төзелгән, шулай ук Менделеевск районында бер җәмәгать туклануы объекты эше туктатылган.

Югары уку йортларын тикшерү төгәлләнде. Алар буенча вазгыять сизелерлек яхшырды — 26 оешмада Covid-19 инфекциясе таралуын булдырмау буенча барлык таләпләр катгый үтәлә, диелә хәбәрдә.  

Чыганак:https://tatar-inform.tatar/news/official/13-02-2021/mi-nehanov-m-kt-pl-r-m-balalar-bakchalary-kovidka-karshy-charalarny-t-rn-ge-5806165

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев