Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Россиядә яшүсмерләргә коронавирустан прививка ясый башлаганнар

Мәскәү табибы сүзләренчә, икенче һәм өченче дулкын балаларның ковидтан шактый көчле авыруын күрсәткән.

нерв системасы да какшый. Пневмонияле балалар да каты авырганын ачыкладык», — диде табиб.

Аның сүзләренчә, коронавирус ачыкланган 134 мең баланың яртысы симптомсыз авырган, 4 проценты Мәскәү стационарларына яткырылган. «Нигездә, бу 7-14 яшьтәге авырулар. Кайбер балаларга антиковид плазмасы кертелде, шуның нәтиҗәсендә генә ковид белән көрәшә алдык. Балаларда ковидны дәвалау беркетмәсе әзерләнде», — диде Эльмира Сәмитова.

Табиб яшүсмерләргә дә вакцина ясала башлаганын әйтте. «Алар икенче компонентын алды. Балалар прививканы яхшы кичерде. Берәр чире булган балалар ковидны авыррак кичерә, шуңа күрә аларга, беренче чиратта, привика ясалырга тиеш», — дип кисәтте. 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/30-07-2021/rossiyad-yash-smerl-rg-koronavirustan-privivka-yasyy-bashlagannar-5832045

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X