Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Сакланыгыз, Әтнәдә грипп теркәлде

Кытай халкы өчен борчылып, үзебезнеке онытылды.

Хәер, әлегә кадәр авыручылар артык күп түгел кебек иде, вирус та карантин ясарлык дәрәҗәдә түгел, диделәр,  балалар бакчалары, мәктәпләр дә  гел тикшерелеп торды. 

Табибларны борчыганы - пневмония. Никтер ул чир елдан-ел арта бара. Гадәттә элек гриип белән авырыйлар иде, катлаулану нәтиҗәсендә генә пневмония диагнозы куялар иде. Соңгы елларда киресе күзәтелә башлады, әллә бездә юк дип грипп диагнозы  вакытында куелмыймы икән, дигән уй да килә. 

- Гыйнвар аенда 3 пневмония теркәлде. Менә күптән түгел генә лабораториядән мәгълүмат алдым, бер пневмония (2018 елгы балада, вакцина ясалмаган ) В группасы вирусы белән теркәлгән.  А һәм B группасы вируслы  грипп белән халыкның биштән бер өлеше авырый. Бу төр гриппка характерлы симптомнар сүлпәнлек, хәлсезлек; югары температура; ютәл, төчкерү. Саклану чаралары да, дәвалану да шулай ук. Кулларны, борын эчләрен сабынлап  юарга кирәк. Температура югары күтәрелгәндә "Ашыгыч ярдәм" гә мөрәҗәгать итегез, - ди врач-эпидемиолог Азат Гыймадиев.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев