Әтнә яңалыклары

"Әтнә таңы" газетасы - Әтнә районы

16+
Сәламәтлек

Сәламәтлек өчен 10 минут

Зарядка - ул иң кулай антидепрессант

Зарядкага 10 минут сарыф итүнең 5 сәбәбе: Тиз арада көч күтәрелә. Физик активлык канны куа һәм миен кислород белән туендыра.

Сез үзегезне өченче чынаяк кофедан соң түгел, ә берничә минуттан соң гына күтәренке хис итәрсез. Кәефне яхшырта.

Күнегүләр вакытында эндорфиннар-шатлык гормоннары эшләп чыгарыла.

Зарядка - ул иң кулай антидепрессант.

Метаболизмны куа.

Иртәнге активлык матдәләр алмашын башлап җибәрә, организмга көн дәвамында калорияләрне нәтиҗәлерәк яндырырга ярдәм итә.

Продуктивлыкны арттыра.

Зарядка ясаучы кешеләрнең туплануы һәм эш бурычларын тизрәк үтәве исбатланган.

Дисциплинаны ныгыта. Бу һәр иртәдә үз-үзеңне җиңү. Көнегезне файдалы эштән башлап, сез шул ук рухта дәвам итәрсез.

Рекордлар кую мәҗбүри түгел. Иң мөһиме-башларга! Бу гади һәм нәтиҗәле комплекс, ул күп вакытны ала алмый.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев